Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГИБДД сообщает

Азнакай юлында коточкыч һәлакәт булган...

Азнакай һәм Актүбә бистәсе юлының 35 нче чакрымында 43 яшьлек хатын-кыз идарә итүендәге "Тойота Королла" машинасы башта юл кырыена, аннары каршы як полосага "очып" чыга. Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә ("АиФ-Казань") машина йөртүче һава торышын исәпкә алмый һәм куркынычсыз тизлек режимын арттыра. Томан булу аркасында ул башта юл кырыена чыга,...

Азнакай һәм Актүбә бистәсе юлының 35 нче чакрымында 43 яшьлек хатын-кыз идарә итүендәге "Тойота Королла" машинасы башта юл кырыена, аннары каршы як полосага "очып" чыга.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә ("АиФ-Казань") машина йөртүче һава торышын исәпкә алмый һәм куркынычсыз тизлек режимын арттыра. Томан булу аркасында ул башта юл кырыена чыга, идарәне югалта һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә.

Руль артындагы хатын-кыз урында ук вафат була. Аннан тыш 1974 һәм 1975 елгы ике хатын-кыз пассажирның сәламәтлегенә зыян килә.

Юлларда сак булсак иде! Хәсрәт килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев