Татарстанда узган тәүлектә генә дә 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән - 9 кеше җәрәхәт алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан аек булмаган хәлдә руль артына утырган - 18 кеше тоткарланган. Тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 73, балаларны махсус креслога утыртмауның - 61, ә иминлек каешын эләктермәүнең 460 очрагы теркәлгән.
Чыганак: intertat.ru