Ике "җиңел" һәм бер йөк машинасы бәрелешкән: бер кеше үлгән
ГИБДД сообщает

Ике "җиңел" һәм бер йөк машинасы бәрелешкән: бер кеше үлгән

Юл-транспорт һәлакәте М-7 "Волга" трассасының 864 нче чакрымында - Питрәч районына караган урында булган. Һәлакәт 07:41 сәгатьтә килеп чыккан, диелә. Ике җиңел машина һәм бер йөк автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында бер кеше үлгән, дүрт кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Зыян күрүчеләрнең икесе авыр хәлдә. Аларның берсе - Питрәч, икенчесе Казанның 7...

Юл-транспорт һәлакәте М-7 "Волга" трассасының 864 нче чакрымында - Питрәч районына караган урында булган.

Һәлакәт 07:41 сәгатьтә килеп чыккан, диелә. Ике җиңел машина һәм бер йөк автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында бер кеше үлгән, дүрт кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Зыян күрүчеләрнең икесе авыр хәлдә. Аларның берсе - Питрәч, икенчесе Казанның 7 нче номерлы хастаханәсенә озатылган. Тагын ике кешенең хәле уртача авырлыкта, диелә. Алар да Питрәч район үзәк хастаханәсенә китерелгән.

Һәлакәт сәбәпләре ачыклана. Юлларда сак йөрсәгез иде!

Чыгагак: intertat.ru

 

 

 


Нет комментариев