Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГИБДД сообщает

Шонгаты юлында юл һәлакәте

2 март төнендә Шонгаты-Чүрибураш арасында зур йөк төялешле чит ил машинасы шоферы зур саксызлык күрсәтеп, чак кына олы юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе була язды. Трассаның ачык бер җирендә инде бозланып өлгергән 15 метрлык аралыкка җил 5 кенә сантиметрлык кар өйгән. Шактый гына зур тизлектә баручы машина шул кечкенә генә көрткә килеп...

2 март төнендә Шонгаты-Чүрибураш арасында зур йөк төялешле чит ил машинасы шоферы зур саксызлык күрсәтеп, чак кына олы юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе була язды. Трассаның ачык бер җирендә инде бозланып өлгергән 15 метрлык аралыкка җил 5 кенә сантиметрлык кар өйгән. Шактый гына зур тизлектә баручы машина шул кечкенә генә көрткә килеп керүгә гидромендәр эффекты корбаны була һәм машинаны юл читенә өстери. Экстрен тормоз юлы берничә дистә метр булуы, шоферның осталыгы һәм тәҗрибәсе генә машинаны каршы як полосага түгел, үзе барган якка юл читенә бора һәм ул дамба астына таба кар көртенә төртелеп туктап кала. Юл чистартучы көчле техника белән аны сак кына тарттырып, кире асфальтка чыгаралар һәм ул үз маршрутын дәвам итә. Машинага, шоферга җитди зыян килми. Күп еллык статистика буенча, трассаның шушы җирендә ел саен берничә авырия булуы мәгълүм.

Район автоинспекторлары әйтүенчә һәм шоферлар тәҗрибәсенә таянып бу көннәрдә юлларда аеруча сак булыгыз. Тизлек режимын, дистанцияне саклагыз. Көндез җылы, ә кичке якта кинәт суыта. Юлларда бозлавык б-5 минутта пәйда була.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев