Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
К-70 летию Победы

95 яшьлеген билгеләп үтүче Миңкамал әби Габделвәлиеваның хастаханәгә дә барганы булмаган

Апаста улы Фаяз килене Дамирә тәрбиясендә яши. Тормыш төрле яклап сыный Миңкамал әбине. Ачлык, ялангачлыкны гына түгел ятимлек ачысын да татырга туры килә аңа. Үги ана тәрбиясендәге михнәтләрне улы Фаяз абый гына сөйли бүген. Гомер буе колхозда нинди эшкә кушсалар шунда эшләгән, атлар караган,карусыз булган. Ялгызы гына улын да үстергән....

Апаста улы Фаяз килене Дамирә тәрбиясендә яши. Тормыш төрле яклап сыный Миңкамал әбине. Ачлык, ялангачлыкны гына түгел ятимлек ачысын да татырга туры килә аңа. Үги ана тәрбиясендәге михнәтләрне улы Фаяз абый гына сөйли бүген. Гомер буе колхозда нинди эшкә кушсалар шунда эшләгән, атлар караган,карусыз булган. Ялгызы гына улын да үстергән. - Әни бик тырыш булды. Бервакытта да зарланмады. Хастаханәгә дә барганы юк. Гаиләдә безгә ярдәм итеп яшәде. Бүген инде үзенә тәрбия кирәк, әнине яшь бала кебек караганы өчен тормыш иптәшем Дамирәгә рәхмәт, - ди Фаяз Габделвәлиев.

- Мин килен булып килгән көннән башлап инде менә 40 ел бергә яшибез. Балалар үстерүдә, хуҗалык эшләрендә аның ярдәме зур булды. 90 яшендә дә бәрәңге алган җиргә, бакча эшләрендә чыгып булыша иде. Дус-тату булып туганнарга, авылдашларга үрнәк булып яшибез. Әнигә алдагы көннәрендә сәламәтлек, үз аягында йөреп Ходай биргән гомерне яшәвен телибез, - диде Дамирә ханым. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау хатын чәчәк бәйләме тапшырды. Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов, "Свияга" хуҗалыгы директоры Марат Хәсәнов та юбилярга изге теләкләрен җиткереп, бүләкләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев