Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
К-70 летию Победы

Акхуҗа авылында гомер итүче Рәхимә әби Каюмова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

- Безнең яшьлек елларыбыз, иң матур вакытларыбыз сугыш чорына туры килде. Анда күргәннәрне өч көн, өч төн сөйләсәң дә, сурәтләп бетерә торган түгел. Япь-яшь кызлар булсак та, җитмеш килограммлы капчыкларны күтәреп арбага сала, аннары Свияжскийга җәяү тартып илтә идек. Бервакыт шулай чабатамның дилбегәсе өзелеп калды, барганда сөйрәп бардым, кайтканда салкын...

- Безнең яшьлек елларыбыз, иң матур вакытларыбыз сугыш чорына туры килде. Анда күргәннәрне өч көн, өч төн сөйләсәң дә, сурәтләп бетерә торган түгел. Япь-яшь кызлар булсак та, җитмеш килограммлы капчыкларны күтәреп арбага сала, аннары Свияжскийга җәяү тартып илтә идек. Бервакыт шулай чабатамның дилбегәсе өзелеп калды, барганда сөйрәп бардым, кайтканда салкын сулы пычрактан яланаяк кайттым. Туңуларым үзәгемә үтсә дә, иртән иртүк тагын эшкә чыгып киттем. Һәр гаиләдә 6-7 бала калды. Ашарга юк, ындыр табагында коелып калган арыш бөртекләрен киптереп ашадык, - дип ярсып, күз яшьләре белән искә ала Рәхимә әби.

Район башлыгы кулыннан Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк алуына бик шатланды.

- Авыр тормышта яшәсәк тә, бүгенге көндә кадер-хөрмәттә яшибез. Бәйрәм саен бүләген биреп, хәлебезне сорашып торалар. Киләчәктә үзегезне дә зурласыннар, хөрмәтләсеннәр. Йөргән юлларыгыз изгелектә генә булсын, - ди ул күз яшьләре аша. Әниләрен котларга читтә яшәүче балалары да кайткан.

- Без гаиләдә биш бала үстек. Әткәй сугыш инвалиды булса да, тырыш кеше иде. Әнкәй белән бергәләп эшләделәр, кеше ашамаганны ашаттылар, кеше кимәгәнне кидерттеләр. Безне дә эш сөяргә өйрәтеп үстерделәр. Көз көне бәрәңге алган вакытта авыл кибетенә карбыз кайта иде. Кайсыгыз күбрәк бәрәңге чүпли, шуңа иң зур кисәк карбыз бирәбез, ди иде әткәй. Бүген апабыз әнкәйне тәрбияли, без ярдәм итәбез, дус-тату яшибез. Әнкәйгә сәламәтлек телибез, йөз яшьлеген дә күрергә язсын, - ди кызы Рәмзия Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев