Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
К-70 летию Победы

Апасның картаймас йөрәкле тальянчысы Фәхерлеислам абый

Минем сезне яшь йөрәкле, картаюны белмәс хезмәт һәм тыл ветераны Фәхерлеислам абый Закиров белән таныштырасым килә. 1932 елда туып, дөньяның ачысн-төчесен күреп үскән, сынмаган-сыгылмаган, ачык йөзле гади кеше ул. Ятимлекне дә кичерә, яшьли төрле хезмәтләр башкара, сугышка киткән абыйларын алыштыра. Апаста кичке мәктәпне тәмамлап урта белем ала. Аннан авыл хуҗалыгы...

Минем сезне яшь йөрәкле, картаюны белмәс хезмәт һәм тыл ветераны Фәхерлеислам абый Закиров белән таныштырасым килә. 1932 елда туып, дөньяның ачысн-төчесен күреп үскән, сынмаган-сыгылмаган, ачык йөзле гади кеше ул. Ятимлекне дә кичерә, яшьли төрле хезмәтләр башкара, сугышка киткән абыйларын алыштыра. Апаста кичке мәктәпне тәмамлап урта белем ала. Аннан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый. Төрле җитәкче урыннарда эшләп үзен гел яхшы яктан гына таныта. Пенсиягә чыкканчы колхозда экономист булып эшләде. Тормыш иптәше Гөлсем апа белән бер ул, ике кыз тәрбияләп олы тормышка чыгардылар. Фәхерлеислам абый 82 яшьтә булса да һаман хәрәкәттә. Ул үзенең тальян гармунын алып авыл һәм районда узучы концертларда актив катнаша. Быел да "Көзге моңнар" дип исемләнгән концертта чыгыш ясап тамашачы мәхәббәтен яулады. Сәяхәтләрдән дә калмый ул. Апаста, Тәтештә, Болгарга, Биләргә, Казанга оештырылган сәяхәтләрдә башлап йөрүче, үзенең кирәкле киңәшләрен биреп торучы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев