Реклама
Апас муниципаль районы һәм Җиңү байрагы эстафетасы май бәйрәмнәре көннәрендә һәр авыл җирлегендә булып, барлыгы 570 километр юл үтте. Апас мәктәбе спортчы-укучылары аны даими озата барды. Һәр авыл башында байрак йөртүчеләрне җирле мәктәпләрнең иң-иң яхшы укучылары каршы алды. Авыл урамнары буйлап йөгергән эстафетачыларны яше-карты алкышлады. Монумент-һәйкәлләр, обелисклар янәшәсендә Бөек Җиңүнең...
Апас муниципаль районы һәм Җиңү байрагы эстафетасы май бәйрәмнәре көннәрендә һәр авыл җирлегендә булып, барлыгы 570 километр юл үтте. Апас мәктәбе спортчы-укучылары аны даими озата барды. Һәр авыл башында байрак йөртүчеләрне җирле мәктәпләрнең иң-иң яхшы укучылары каршы алды. Авыл урамнары буйлап йөгергән эстафетачыларны яше-карты алкышлады. Монумент-һәйкәлләр, обелисклар янәшәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына митинглар үткәрелде. 8 майда байракчылар эстафетасы маршруты сабантуй аланында төгәлләнәчәк. 9 май алдыннан биредә фронтовикларыбыз, сугыш чоры балалары өчен зур чара уздыру планлаштырыла.
Районда Җиңү хөрмәтенә төрле елларда төзелгән 50 дән артык һәйкәл булуы билгеле. 9 майга аларның һәркайсы төзекләндерелергә тиеш дигән бурыч һичшиксз үтәлергә тиеш. Чиктән тыш тузганары урынына яңалары барлыкка киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа