Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
конкурс мама

Әнием – бердәнберем

1.Гөлчәчәк Гаптрахманова: "Иң кадерле кешем җирдә" Иң кадерле кешем җирдә Ул син, газиз әнием. Гел изгелекләр бөркелә Бары синнән, әнием! Әни.. Нинди олы сүз! Әни! Дөньяда иң якын, кадерле кеше. Һәрбер баланың үз әнисе булуы нинди зур бәхет. Без куанганда -куана, без кайгырганда-кайгыра. Тәмле ашлары белән сыйлый. Минем әнием Гөлира....

1.Гөлчәчәк Гаптрахманова: "Иң кадерле кешем җирдә"

Иң кадерле кешем җирдә
Ул син, газиз әнием.
Гел изгелекләр бөркелә
Бары синнән, әнием!
Әни.. Нинди олы сүз!
Әни! Дөньяда иң якын, кадерле кеше. Һәрбер баланың үз әнисе булуы нинди зур бәхет. Без куанганда -куана, без кайгырганда-кайгыра. Тәмле ашлары белән сыйлый.
Минем әнием Гөлира. Мин аңа серләремне сөйлим. Ул мине бервакыттада ярдәменнән ташламый. Авыр чакта булыша. Әнием мине мәрһәмәтле,акыллы,тырыш булырга өйрәтә. Аның белән бергә ашарга пешерергә өйрәнәм.Мәктәптән кайткач тәмле ризыклары белән каршы ала.
Хәзерге көндә әнием 3 бала анасы. Өчебездә кыз бала. Өч кыз бала үстергәнгә әнием бик куана. Өченчебез әле бик кечкенә (1 яшь). Без әниебезне бик яратабыз. Аңа исәнлек -саулык, бәхет телибез.
Барлык әниләрне дә бәйрәм белән!

2. Фирая Хисамова: Ана булу мизгелләре

Хатын-кызга ходай тарафыннан бирелгән иң зур бүләк-дөньяга бала тудыру. Нәкъ 24 ел элек якты дөньяга тудырдым мин аны. Татлы да, газаплы да булган мизгелләр кичереп, мин Ана булдым. Шул көннән башлап бөек исем йөртәм, бәхет диңгезендә йөзәм. Бар җиһан ак карга төренгән, шатлыкка, нурга чумган көн иде ул. Озын гомерле, акыллы, бәхетле, сау-сәламәт булсаң иде кадерлем, диеп теләк теләп нәниемне кулыма алдым. Ул шундый йомшак, шундый нәфис, шундый матур ир бала. Карынымда йөрткәндә үк аның ир бала булуын тойдым бугай мин. Барлык кешеләргә дә назлы булсын, сөйкемле күренсен дип исемнең дә иң матурын сайладык. Шулай итеп иремә нәсел дәвамчысы бүләк иттем. Миңа Ана дигән илаһи исемне йөртергә ирек биргән бәхет кошым-улыма чиксез рәхмәтле мин. Мине бишенче баласы итеп, 44 яшендә дөньяга китергән, дөрес тәрбия биреп үстергән, укытып кеше иткән әти-әниемә дә рәхмәтле мин. Минем бала тудырганымны әнием белән апам догалар укып, бала тудыру йортында көтеп тордылар. Шәфкать туташы тәрәзәдән нәни төргәкне күрсәткәч кенә сөенеп, кайтып киттеләр.

3.Апас урта мәктәбенең 4-б сыйныф укучысы Шәмсиев Әдил: "Бик яратам әниемне"

Без дәрестә әниләр турында хикәяләр, шигырьләр укыйбыз, җырлар өйрәнәбез. Әниләр -иң кадерле кешеләр. Һәрбер кеше дә үз әнисен ярата торгандыр. Минем әнием-Шәмсиева Фирүзә Фәргать кызы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Ул балаларны бик ярата. Без өйдә өч ир кеше. Әнием безгә тәмле итеп ашарга әзерли, киемнәребезне юа, барыбызны да чиста-пөхтә йөртә. Ул әле бәйләргә дә ярата. Матур-матур башмаклар бәйли. Әнием бик акыллы, сабыр, уңган кеше. Уңган кеше генә шулкадәр эшне эшләргә өлгерә торгандыр. Мин әниемне бәйрәм белән котлыйм, аңа сәламәтлек телим. Мин әниемне бик каты яратам. Укытучым Гүзәл апа да әнием кебек якын миңа. Ул искиткеч яхшы күңелле, Әни кебек чибәр, ягымлы. Укытучымны да әниләр көне белән котлыйм.

4.Фәнзия Нуруллина: Ана - бөек исем, нәрсә җитә Ана булуга?!

Әйе, Ана - ул дөньядагы иң бөек кеше, илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы. Җир йөзендә анадан да кадерле һәм газиз кеше юктыр.

Тормышның бар мәгънәсе, шатлыгы Ана дигән бөек исемдә ята. Тормыш никадәр генә катлаулы булмасын, чын ана үз баласын язмыш кочагына ташламас, гел янәшәсендә, авыр чакларда үзенең иң изге, йөрәк түреннән чыккан киңәшләре, бары тик ихлас теләкләре белән таяныч булыр. Олы юлны яктыртып, ялгыш адым ясаудан саклап барыр. Һәрвакыт яхшылыкка гына өндәр! Чөнки үзенең газиз баласы өчен утка да, суга да керергә әзер алар. Әйе, бу кадәрле изге гамәлләре өчен Әниләребезгә никадәр генә рәхмәт әйтсәк тә, аз булырдыр, мөгаен. Шуңа да, безнең алар алдында бурычыбыз бик зур!
Минем өчен дә әнием һәрвакыт якын дус, киңәшчем, терәгем ул. Шул ук вакытта таләпчән дә, гадел дә, безнең өчен җанын да бирергә әзер. Аның сабыр холкына, шәфкатьле күңеленә бик тә сокланам. Алтын куллары да бар нәрсәгә ятып тора - тегүен тегә, юа, бәйли, кирәк булса, кулына балта-чүкеч тә ала. Әнием пешергән өчпочмак-бәлешләр телеңне йотарлык.

Дөньябызның бизәге, якты кояшы син Әни. Беркайчан да йөзеңнән шатлык-елмаю төшмәсен, туачак таңнарың якты, тормыш күгең аяз булсын! Барысы өчен дә рәхмәт Сиңа, яраткан Әнием!

5. Ләйсән Сафиуллина: "Әнием - бердәнберем!"


"Әни" сүзе нинди матур,
"Әни" сүзе нинди ягымлы.
"Әни" сүзе нинди йомшак ул,
"Әни" сүзе иң-иң кадерле.
Татлы йокысын бүлеп
Мине иркәләп баккан.
Елаганда күкрәгенә кысып
Назлап, сөеп юаткан.
"Әннә" - диеп телем ачылган,
"Әни" - диеп аңа сыенам.
Әни белән гел янәшә генә
Барсам иде тормыш юлыннан.
Күкрәгенә кысып, кочаклый
Җир - яңгырлардан саклый.
Яхшы укуым өчен
Һәрвакыт мине мактый.
Әниемә тәрбиясе өчен
Килә минем рәхмәт әйтәсем.
Барча балаларның да
Булсын иде шундый әнисе.

6. Руцилә Садриева, Идрәз-Апас: Әнием - бердәнберем

Вакыт дигәнең агым судай ага да ага икән... Гәрәбәдәй сентябрьне, тымызык, моңсу октябрь алыштырды, аннан ноябрьгә аяк бастык. Ноябрь - бәйрәмнәргә бай ай. Ә менә иң матур, иң истәлекле бәйрәме - әниләр бәйрәмедер.

Минем әнием - Галиуллина Дания Гыйләҗетдин кызының бу дөньяны калдырып киткәненә дә ноябрьнең иң соңгы атнасында биш ел була. Бу гомер күпме, әллә азмы... Эчендә бихисап кичерешләр, сагынулар, күз яшьләре...

Әни озак еллар, туган авылы Идрәздә шәфкать туташы булып эшләде. Әйтергә кирәк, бик яратты ул үзенең һөнәрен... Балачактан хәтерлим, халык телендә гадиләштереп "пункт" диеп аталган әлеге бинага авыл апалары уколга, даруга, күзләренә шифалы тамчылар салдырырга йөриләр иде. Әни авылдагы берничә баланың кендек әбисе дә. Бу хакта канатланып, рухланып сөйләве - кадерле ядкарь. Әни авылны, табигатьне бик ярата иде. Өй янындагы бакчага әти белән икәүләп миләш, балан, алмагачлар утыртканнар. Җимешләре ел да мулдан була аларның... Куаклар янында утырырга утыргычы да бар. Бакча нигъмәтләренә сокланып, әлеге утыргычта ял итәргә ярата иде әни... Менә быел да балан үзенең мул тәлгәш-тәлгәш җимешләре белән сөендерде. Балан куагына сүз ката-ката, балан җыям. Гүя синең белән сөйләшәм әни...

Әниләр бәйрәме алдыннан бакыйлыкка китеп бардың бит син... Әллә әниеңне - дәү әнкәйне тәбрикләргә дип ашыктың микән... Шулайдыр, гел "әнкәй" диеп эндәштең бит...

7.Гөлнара Мөхетдинова: ӘНИЕМ ГОРУРЛЫГЫМ

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, жир йөзенең гүзәллеге әниләрдә. Сезне шул жир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәм.

Минем кадерле энием Сафина Гөлшат Габдулла кызы 1964 елда Апас районынын бер гүзәл урыны булган Урта Балтай авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисенә, ике абыйсына бик кадерле була ул. Исемнең дә иң матурын сайлап гел шат, гел көләч, гел бәхетле булсын дип Гөлшат кушалар аңа. Алланың амин дигән сәгатенә туры килгәндер, әниебез һәрвакыт көләч, шат йөзле безнең. Ул бик бәхетле дә. Әниебезнең бүгенге көндә әнисе - безнен дәү әниебез исән-сау. Әнисе, "алтыным" дип кенә торучы тормыш иптәше, таянычы - әтиебез бар. Әни, дәү әниебез дип янында бөтерелүче балалары-оныклары бар. Бу бәхет бит, олы бәхет. Әниемнен бик яратып әйтә торган сүзләре бар: "Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда,"- ди ул. Газиз әнием! Син искиткеч гүзәл кеше. Без балаларың гына түгел, дусларың, хезмәттәшләрең, туганнарың да яраталар, хөрмәт итәләр сине. Син олы жанлы, мәрхәмәтле. Йөзең дә, күңелең дә гүзәл синен. Кешеләргә ярдәм итәргә әзер торучы олы йөрәкле Ана син. Без - балаларың синен белән горурланабыз. Син иң мәрхәмәтле Әни диеп бар жиһанга аваз саласым килә.

8. Кадрия Хәсәнәва: Иң назлы син, Әнием!

Кадерле кешебез, өебезнең кояшы, тормышыбызның язы - Әниебез!

Син - йолдызларның яктысы,

Гөлләрнең хуш ислесе.

Әйбәт әниләр күп лә ул -

Юк шул синең төслесе.

Әниләр көне - ул синең лаеклы бәйрәмең. Син бит Җир йөзендәге иң ягымлы, назлы, сөйкемле, һәр яктан да килгән, уңган Әни. Без сине барыбыз да - әтиебез, баларың, оныкларың - бик нык яратабыз.

Абый белән мин инде олы булсак та, әти белән синең өчен барыбер бала булып калабыз. Самими балалык хисләрен яңадан тоемлар өчен, сезнең яныгызга атна саен талпынып кайтабыз. Безне өебездә тигезлектә, сәламәт килеш, елмаеп каршылап яшәгез, Әни!

Бик күп еллар буе авырган кешеләргә ярдәм, сихәт бирдең. Күпләргә акыллы киңәшең, төпле сүзең белән дә ярдәм итә беләсең. Башкаларга кылган игелең, мәрхәмәтлелегең шәфкать булып үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын иде.

Аз әле, аз, әни, сиңа

Рәхмәтләр әйтү генә.

Син бит, Әни, безнең өчен

Бер генә - берәү генә!

Сине яратып, хөрмәт итеп, зурлап, әтиебез, балаларың - Кадрия, Алмаз-Рузия һәм кечкенә Камил белән Ирек.

9.Оксана Какунина: Самый родной человек на земле

В мире очень много матерей, и все они разные. Но есть всё же то, что их объединяет, делает их похожими - это любовь, которую они нам отдают.

Если говорить о любви - то любовь к матери одно из самых сильных чувств, ведь оно рождается вместе с нами, еще там, внутри, не увидев света, мы уже любим свою маму. Будто наши сердца связаны невидимой ниточкой.

Говорят, что на небесах дети сами выбирают себе родителей, если это так, то мы точно в своем выборе не ошиблись.

Нашу мамочку зовут Какунина Ирина Васильевна. Она - удивительная женщина! Все её качества перечислить невозможно: она заботливая, любящая, нежная, ласковая, чувствительная, всепрощающая, и этот список бесконечен. Мама - она Святая. Святая, потому что она дарует нам жизнь, растит, заботится, вкладывает в нас всю себя, ничего не прося взамен, она лишь хочет уважения и любви, а любовь матери самая нежная, самая чистая, самая искренняя. Мама - самый родной человек на земле.

Наша мама уже 31 год работает в детском саду "Лейсан". Несмотря на усталость, она всегда приходит с работы в прекрасном настроении. Какое нужно иметь сердце, чтобы любить всех.

Мамочка! Мамуля! Она посвящает нам всю свою жизнь. Чем старше мы становимся, тем больше она нуждается в нашем внимании и любви. Мы стольким ей обязаны.Спасибо тебе за то, что ты у нас есть, за то, что твоё сердце готово в любой момент понять и простить нас, твоих непослушных детей. Знай, что мы тебя очень сильно любим, и ты навсегда останешься для нас самым главным человеком на Земле.

Дорогая мама! Поздравляем тебя с Днем Матери. Желаем здоровья, счастье и успехов в работе!

Твои дети - Оксана, Полина, Ильнар и любимый внук Тимур.

10. Инзил Тимершин, Каратун урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы: Бәйрәм белән сине, Әнием!

Мин әниемне бик яратам. Ни өченме? Иң беренче - Әни булганга күрә! Чөнки бөтен балалар да әниләрен яратырга тиеш! Тагын ни өченме? Башкалар да яратканга! Мәсәлән, безнең мәктәптәге барлык укучылар да ярата аны! Әнием минем - укытучы. Аңа карыйм да, шаккатам:үзеңнеке булмаган балаларны ничек шулкадәр яратып була икән?! Сәбәбен дә беләм, чөнки ул - тәмле телле, киң күңелле. Шуңа күрә дуслары да күп аның! Барысы да хөрмәт итә аны. Әниле бала булуым белән мин бик бәхетле. Һәм әлеге бәхетне җир шарындагы барлык балаларга да телим! Әнием! Бәйрәм белән сине! Әти белән тигез тормышта яшәгез, бервакытта да авырма. Абый белән без сине бик яратабыз!!!

11. Хәйретдинов Азат, Каратун: Әнием минем горурлыгым!

Ял ит, әнием, Ял ит тынычлап,

Төнеңне үткәр Әйбәтләп йоклап.

Без булган чакта

Әле бик нәни,

Төн йокысын һич

Күрмәдең, әни.

Багышлап безгә

Бар өметеңне,

Имездең, әни,

Татлы сөтеңне.

Коендырдың син,

Киендердең син,

Безгә бәгъреңне

Өзеп бирдең син.

Биләүдән чыккач,

Тәпи йөрергә

Өйрәтеп, юллар

Күрсәттең безгә.

Тукайны укып,

Син ачтың телне,

Без синең белән

Яраттык илне.

Йоклаттың безне,

Уяттың безне,

Әлифба белән

Озаттың безне.

Вакыт таптың син

Әкият сөйләргә.

Өйрәттең безне

Хезмәт сөяргә.

Ышан, әнием,

Минем сүземә,

Тап төшермәбез

Нурлы йөзеңә.

12. Динара Залялутдинова: Әни сүзе - иң бөек сүз

Әни сүзе - иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас!

Кадерле, бердәнбер ӘНИЕБЕЗ! Сине чын куңелебездэн җир йөзендәге иң куркәм бәйрэмнәрнең берсе - Әнилэр көне белән тәбриклибез!!!Һәр туар көнең шатлык белән утсен,гомер юлларың озын булсын,кайгы-хәсрәт курми,һаман шулай безгә терәк булып,әтиебез белән бергә,сандугачлар кебек сайрашып, яшәргә язсын Ходай! Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әни! Син - безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояш!Без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез!Иң изге теләкләр белән кызларың Айгөл,Динара,улың Самат һәм әтиебез!

14.Рания Хәсәнова, Балтай: Рания Хәсәнова, Балтай: Әни! Әнием! Әнкәй!

Әни! Әнием! Әнкәй! Бу сүзләрнең тирән мәгънәсен үзең әни булгач кына ныклап төшенәсең икән, әлеге сүзнең нинди зур көчкә ия булуын аңлыйсың һәм әни кешенең нинди изге, газиз зат булуына инанасың. Ирексездән "Эх, әнием, нинди илаһи, якты, алыштыргысыз син!"-дип үзалдына пышылдап куясың.
Безнең әниебез, Гафиятуллина Гөлсинә Филгать кызы,олы җанлы, мәрхәмәтле, акыл белән эш йөртүче, уңган, алтын йөрәкле кадерле кешебез. Ул һәр эше, һәр гамәле белән безгә үрнәк. Язмыш аяусыз сынаган мизгелләрдә дә көчле ихтыярлы калып язмышына буйсынмыйча, киресенчә язмышны үзе алдында тез чүктереп буйсындырган, бәхетле чагында бөтен җаны белән шатланып безне таң калдырган батыр хатын-кыз. Канатлары ныгып җиткәч, без-ике кызын туган йорттан очырганга да шактый гомер узып киткән...Инде хәзер үзебез дә әни... Шуңа карамастан, авыр чакларыбызда әле дә әниебез каршысына кайтып егылабыз, шатлыгыбызны уртаклашырга да аның янына ашкынабыз. Кадерлебез киңәшләре, "балам" диеп яратып сөюләре безнең тормышыбызга ямь, җаныбызга яшәр өчен көч бирә. Изге теләге, догасы, хәер-фатихасы гомер буена куңел тынычлыгы биреп юлдашыбыз булып бара. Барысы өчен без аңа мең рәхмәтле. Безгэ дә нәкъ әниебез кебек әни булу бәхетен насыйп итсә иде Ходай, дип телибез.
Менә безнең өчен мөһим көннәрнең берсе - әниләр бәйрәме җитеп килә. Һәр елдагыча газизебезне чын куңелдән тәбриклибез. Аңа озын бәрәкәтле гомер, бәхет, саулык, балалар игелегендә кадерле, яраткан әни, дәу әни булып, шатлык-сөенечкә төренеп яшәвен телибез. Һәр көн куанычлар, кутәренке кәеф бүләк итсен, кайгы-хәсрәт аннан ерак йөрсен. Һәр бала да әнисен хөрмәтләп, аның алдында булган чиксез бурычын аңлап яшәсен иде.

15. Сәвия Тимершина: Әнием, әлеге җырым сиңа багышланып, барлык Аналарга да бәйрәм сәламе булып яңгырасын

"Рәхмәт, әни, барысы-барысы өчен!!!"
Чал чәчләрең, әни, барын сөйли,
Анда синең үткән елларың.
Сикәлтәле тормыш сукмагыннан
Ничек итеп юллар ярганың.

Сабыр канатларың ныклыгыннан
Тигез тормышта без яшәдек.
Бирче, Ходай, әниемә гомер,
Тагын бик күп еллар яшәрлек!

Рәхмәт, әни, барысы - барысы өчен,
Бик бәхетле без син булганга.
Ана мәхәббәте язсын Ходай
Җиһандагы һәрбер балага!
Сине яратып, хөрмәт итеп, кадерләп, биш кызың, кияүләрең, оныкларың исеменнән, Сәвия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев