Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апас ял паркында “Зәлидә” уеннары гөрләде

Узган чәршәмбе киче дә апаслылар өчен зур бәйрәм булды. Үзәк ял паркына килгән халык кайнар коймак белән чәй эчте, төрле халык уеннарында катнашып, рәхәтләнеп күңел ачты.

Апас Үзәк китапханә хезмәткәрләре алар хөрмәтенә күңелле ял концерты күрсәтте. Зур Болгаер авылыннан Гөлүсә һәм Нияз Гайфуллиннар, Дәүләки авылы китапханәчесе Валентина Шәйдуллина моңлы җырларын яңгыраттылар. Бәйрәмне алып баручы Үзәк китапханә хезмәткәре Руцилә Садриева биредә утыручыларга үзенең яңа гына табадан төшкән иҗат җимешен – “Авыл әбиләре кич утыра” дип исемләнгән шигырен бүләк итте. Апас мәдәният йорты җитәкчесе Илнар Хәсәновның дәртле җырларына бар халык рәхәтләнеп биеде. Әти-әниләренә, әби-бабаларына ияреп килгән балаларның да күңелләре чиксез сөенеч белән тулды. Аларның шат авазы бар җиһанга таралды. Апаста яшәүче Рузалия апа Хәмдиева бу кичне өзелеп көтеп ала. 
– Яшьлегемә кайткан кебек булам. Без яшь чакта да кызлар- егетләр җыелышып, төрле кызыклы уеннар уйнап, биеп, җырлап күңелле генә кич утыра идек, – ди ул. Рузалия апаның яшьлек, беренче мәхәббәт турындагы шигыре дә күпләрнең күңелендә яшерен генә яшәүче хатирәләрен яңгыратты. 
Эштән арып-талып кайткан апаслылар, бу кичне, бер мәлгә дөнья мәшәкатьләреннән арынып, онытылып ял итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев