Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең җыелышы узды

Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә барган җыелышта саклык чараларын көчәйтү, массачыл кеше җыелган җирләрдә иминлек кагыйдәләрен күрү хакында сүз булды.

(25 март, "Апастово-информ").



Биредә сәүдә, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылган биналарның, кеше күп җыела торган урыннарның сакланышы һәм чаралар күрү турында сүз булды. Ведомстводан тыш саклау бүлеге җитәкчесе Альфир Җиһаншин террорчылыкка каршы көрәш чаралары турында җиткерде.
Чит илдән килгән гражданнар белән эш алымнары һәм кагыйдәләре турында район эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина сөйләде.
"Чит илдән килүче 7 көн эчендә исәпкә куелырга тиеш. Гадәттә, авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәсендә читтән килүчеләр эшли. Кая, кемнәр килүен без белеп торсак иде", - ди Гөлназ Хәбибуллина.
Килүче, читтән кайтучы кеше күз уңында булсын, кем белән аралаша, нинди тормыш рәвеше алып бара ул? Район башлыгы шундый таләпләр куйды.

Район прокуроы Зөфәр Абитов белдергәнчә, бу өлкәдә җитешсезлекләр күп һәм алар игътибарда тора. Һәр кеше власть, Закон һәм күзәтү барын белеп яшәргә тиеш.

Комиссиянең секретаре Булат Гатиятуллин мәгариф, мәдәният, спорт объектларында профилактик эшне көчәйтергә, уяулыкны арттырырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев