Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Главная

Өлкән хезмәттәшебез, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бар гомерен “Йолдыз“ газетасы белән бәйләгән Азат Сункишев олы гомер бәйрәмен билгеләп узды

Азат абый бик күпләрне иҗат дөньясына әйдәде, бик күпләргә канат куйды, үсендерде, каләм тәмен белергә өйрәтте. Бүгенге көндә “Йолдыз“да “Йолдызчык“ битләрендә “үскән“ яшь алмаш эшли икән, бу да - аның хезмәт җимеше.

 

Төгәллек, максатчанлык, башлаган эшне азакка кадәр җиткерү, күңелендәген ак кәгазь битенә төшермичә тынычланмау кебек сыйфатлар хас иде Азат абыйга. Ул хәзер дә, инде өлкән яшьтә булса да, һич иренмичә, юлларны җәяүләп узып, ерак чакрымнарны якынайтып, иҗат итә, тарихны барлый, авылларны мәңгеләштерә, шәхесләрне олылый.

Азат абый! Без сезгә киләчәктә дә һич сүрелмәс илһам, тирән эзле каләм һәм сәламәтлек, озын гомер телибез.

Олы хөрмәт белән – “Йолдыз“лылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев