Апас урта мәктәбе укучылары Татар малай белән очраштылар
Очрашу бик күңелле, җанлы барды.
(29 сентябрь, “Апастово-информ”).
Татар малай (Ринат Галиәхмәтов) укучыларның барлык сорауларына да җавап биреп, аларны туган телне, туган якны яратучы, патриотик рухлы егетләр һәм кызлар булып үсүләрен теләде. Шулай ук үз-үзеңә ышанучан, җаваплы, шул ук вакытта дөньяга позитив карашлы булырга киңәш итте. Иң кызыклы сорау бирүче укучыларга күчтәнәчләр дә әзерләнгән иде.
Чара истәлекле фотога төшү, автографлар алу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев