Хөрмәтле райондашлар! Тиздән безнең районнан төзелеш материаллары төялгән фураны Татарстан Республикасы шефлык итүче Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җибәрү планлаштырыла. Ләкин моннан тыш, әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләргә азык-төлек, кием, шәхси гигиена әйберләре һәм башка көндәлек әйберләр бик кирәк. Әйдәгез, игелек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтик, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен гуманитар йөк җыюга өлеш кертик.
Кабул итү урыны – “Алга” яшүсмерләр клубы. Йөкне июнь аенда җибәрү планлаштырыла. Кирәкле азык-төлек һәм әйберләр исемлеге түбәндә бирелә.
Беренчел кирәкле әйберләр: ит, балык консервлары, дөге, карабодай (0,9 кг), шикәр комы (1 кг), сыек май, су, печенье, конфет, балалар ризыгы, одеял, мендәр, урын-җир кирәк-яраклары, сөлгеләр, носки, эчке киемнәр, ир-атларга һәм хатын-кызларга җәйге аяк киемнәре, балалар киемнәре, көнкүреш кирәк-яраклары, шәхси гигиена әйберләре, батарей, зарядник, телефон өчен шнур, эт һәм мәчеләр өчен азыклар, чиләк, табаклар.
Тамчыдан күл җыела, диләр. Хәлдән килгәнчә үз өлешебезне кертик!

Нет комментариев