Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Ник тиясез кеше хезмәтенә?!

Район хакимияте, «Сәләт» балалар иҗат Үзәге каршында менә шундый кар сыннары пәйда булды. Аларның саны сәгатьләп арта. Апас үзәк ял паркы, мәктәп, китапханә. "Сәләт", "Алтын алка". аграр көллият, башка оешмалар каршында да алар узгынчыларга Яңа ел якынлашуын хәбәр итә. ДЮСШ коллективы кардан ясаган сыннар аеруча матур. Апаслылар көче белән булдырылучы...

Район хакимияте, «Сәләт» балалар иҗат Үзәге каршында менә шундый кар сыннары пәйда булды. Аларның саны сәгатьләп арта. Апас үзәк ял паркы, мәктәп, китапханә. "Сәләт", "Алтын алка". аграр көллият, башка оешмалар каршында да алар узгынчыларга Яңа ел якынлашуын хәбәр итә. ДЮСШ коллективы кардан ясаган сыннар аеруча матур. Апаслылар көче белән булдырылучы матурлыкка сокланыйк та, саклыйк та! Югыйсә, әнә, район Пенсия Фонды каршындагы кардан ясалган сыннарны явызларча ватарга, аударырга да өлгергәннәр. Шул тирәдәге яшерен видеокамералардагы язмалардан карап, район хокук сакчылары хәзер шушы кара күңелле, озын куллы матурлык сөймәүчеләрне эзләү белән мәшгүль.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев