Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Татарстан урманында адашкан пенсионерны өч тәүлек буе таба алмыйлар

Татарстанда адашкан 79 яшьлек гөмбәче ир-атны өч тәүлек буе эзләү дә нәтиҗәсен бирми. 1937 елгы ир-ат 23 сентябрьдә Яшел Үзән районы Бело-Безводное авылыннан ерак түгел урнашкан урманга чыгып киткән була. Гөмбәчене коткаручылар гына түгел, туганнары, актив эзләүчеләр дә эзли. Инде урман массивының 4 квадрат чакрым мәйданы тикшерелгән. Әмма адашкан Виталия...

Татарстанда адашкан 79 яшьлек гөмбәче ир-атны өч тәүлек буе эзләү дә нәтиҗәсен бирми. 1937 елгы ир-ат 23 сентябрьдә Яшел Үзән районы Бело-Безводное авылыннан ерак түгел урнашкан урманга чыгып киткән була.

Гөмбәчене коткаручылар гына түгел, туганнары, актив эзләүчеләр дә эзли. Инде урман массивының 4 квадрат чакрым мәйданы тикшерелгән. Әмма адашкан Виталия Мягченков турында бернинди дә хәбәр юк.

Сүз уңаеннан: кичә коткаручылар һәм урманчылар Түбән Кама районындагы урманда адашкан 40 яшьлек хатын-кыз белән 5 яшьлек кызын табарга булышты. Аларга табиблар ярдәме кирәк булмаган.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев