Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Әтиле-уллы Шәрәфуллиннар ике байраклы кыр корабы иярли

10 мең центнер икмәк җыеп, район башлыгы кулыннан күчмә байракны алганда: "Без аны кулдан ычкындырмас өчен тырышачакбыз", - дигән иде Ринат. Чыннан да, егет сүзендә торды. Бүген инде Шәрәфуллиннарның кыр корабы өстендә ике байрак җилферди, алар 20 мең центнер чиген дә иң беренчеләрдән булып уздылар. - Бу байрак ел саен...

10 мең центнер икмәк җыеп, район башлыгы кулыннан күчмә байракны алганда: "Без аны кулдан ычкындырмас өчен тырышачакбыз", - дигән иде Ринат. Чыннан да, егет сүзендә торды. Бүген инде Шәрәфуллиннарның кыр корабы өстендә ике байрак җилферди, алар 20 мең центнер чиген дә иң беренчеләрдән булып уздылар.

- Бу байрак ел саен безнең кулда. Техника сынаткан очракларда, ул хезмәттәшләребезгә дә күчә. Ләкин быел сер бирмәдек, икенчесен дә алдык, беренчелек безнең кулда. Хәзер бит аның техникасы да идарә итәргә җайлы. Элеккеге комбайннар белән чагыштырабыз да, сөенә-сөенә эшлибез, - ди Татарстан Республикасының Атказанган механизаторы Расыйм Шәрәфуллин. Аларга район башлыгы исеменнән премия һәм күмә байракны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов тапшырды. Шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин һәм "Свияга" берләшмәсе генераль директоры Марат Хәсәнов та урак батырларына изге теләкләрен юллады.

Югары Балтай егете Расыйм мәктәпне тәмамлау белән тракторга утыра. Берничә елдан соң аңа "Нива" комбайнын ышанып тапшыралар. Менә шул көннән бирле, 19 ел кыр корабы белән кырлар иңли, икмәк язмышы өчен тир түгә Расыйм абый. Җир эшенең кыйммәтен аңлап, бар тырышлыгын куеп эшли ул. Нәтиҗәсе дә күз алдында. 1997 елда 29 мең центнер икмәк җыеп, район буенча I урынга чыга һәм "УАЗ" машинасы белән бүләкләнә. 2007-2008 елларда да беренчелек Расыйм абый кулында була. Һәр ел саен Уңыш бәйрәмен хезмәт җиңүе белән, горурланып каршы ала ул, республикада узган тантаналарда катнаша. Шулай ук 5 ел дәвамында СССР Югары Советы депутаты булып тора. Монда да ул югары эш күрсәткечләре буенча сайлана. Бүгенге көндә Расыйм абый улы Ринат белән "Клаас" комбайнында эшли. Ринат та әтисе үрнәгендә тырыш, үҗәт егет булып үскән. Быел ул югары уку йортын тәмамлады, зоотехник белгечлеге алды. Шундый тырыш егетләр, җир уллары үстергәндә Шәрәфуллинар гаиләсенең әле хезмәт җиңүләре алда.

Ләйлә Шиһабиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев