Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Апас боз сараенда 2008 елда туган балалар арасында хоккей уеннары узды

Апас "Алтын алка" Боз сараенда 2008 елда туган балалар арасында Татарстан хоккей турнирының чираттагы зона этабында кичә яшь апаслылар Буа, Арча һәм Сабадан килгән яшьтәшләре белән очраштылар. Беренче матчта Апасның "Медведи" командасы буллитлар сериясендә 2:1 исәбе белән арчалыларга оттырды. Икенче очрашуда Буа командасын 1:0 исәбе белән, өченче очрашуда Саба командасын...

Апас "Алтын алка" Боз сараенда 2008 елда туган балалар арасында Татарстан хоккей турнирының чираттагы зона этабында кичә яшь апаслылар Буа, Арча һәм Сабадан килгән яшьтәшләре белән очраштылар. Беренче матчта Апасның "Медведи" командасы буллитлар сериясендә 2:1 исәбе белән арчалыларга оттырды. Икенче очрашуда Буа командасын 1:0 исәбе белән, өченче очрашуда Саба командасын 6:3 исәбе белән Апасның "Медведи" командасы отты. Ярыш шартлары буенча бу турнирның чираттагы этабында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә медаль-Кубоклар, Диплом-Грамоталар тапшырылды. Бу макталуга"аерым номинациядә

"Медведи" командасы капкачысы Тамерлан Хәйдәров та лаек булды. Киләсе очрашу турнир шартлары буенча Буада үтәчәк. Анда да командалар шул ук составта катнашачак.

-Турнирны тиешенчә, югары дәрәҗәдә үткәрдек, командаларны зур кунаклар дәрәҗәсендә каршыладык. Кичкә көчәйгән буранннан соң Казанга юл ябылгач, "Свияга" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге ерактан килгән Арча һәм Саба районнары командаларын кунакка дәште. Шулай итеп, көйсезләнгән табигать шартларында балаларны олы юлга чыгарып җибәрмәдек. Аларга ял итү, тамак ялгап алу өчен барлык шартларны да булдырган Хәйдәр абый Булатов һәм биредәге коллективка Арча һәм Саба районнары яшь хоккейчылары, аларны озата килгән әти-әниләре, тренерлар һәм үз исемемнән бик зур рәхмәт,-ди район спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.

Бу ялда Апас бозында 2007 елда туган яшь хоккейчыларыбыз Алабуга шәһәре командасы белән Татарстан беренчелеге турнирында очрашып, көчлеләр ачыкланачак. Шимбә көнне Борнашта ачык бозда киң күңелле иганәче Марат Вәлиуллин Кубок-призларына хоккей ярышлары уздырылу көтелә. Җанатарларны командаларга көч биреп торырга чакырабыз! (6+)

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев