Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Апас китапханәсендә “Ачык ишекләр“ көне

Район үзәк китапханәсе коллективы тагын бер кызыклы чара - "Ачык ишекләр" көне үткәрде. Бирегә кунак булып Апасның "Салават күпере" һәм "Кояшкай" балалар бакчасының хәзерлек группасында тәрбияләнүче нәниләре килделәр. Китапханә тышкы яктан ук бәйрәмчә бизәлгән, балаларны әкият геройлары, төрле кызыклы китаплар күргәзмәләре каршы алды. Алар бик кызыксынып рәсемле китаплар карадылар. Ә...

Район үзәк китапханәсе коллективы тагын бер кызыклы чара - "Ачык ишекләр" көне үткәрде. Бирегә кунак булып Апасның "Салават күпере" һәм "Кояшкай" балалар бакчасының хәзерлек группасында тәрбияләнүче нәниләре килделәр. Китапханә тышкы яктан ук бәйрәмчә бизәлгән, балаларны әкият геройлары, төрле кызыклы китаплар күргәзмәләре каршы алды. Алар бик кызыксынып рәсемле китаплар карадылар. Ә китапханә эчендә алар өчен мавыктыргыч чаралар тагын да күп иде. "Сөйкемле шүрәле" күргәзмәсе янында аеруча озак булдылар. Биредәге кулдан ясалган һәр уенчыкны тотып карадылар. Аннан түгәрәккә басып биеделәр. Әкият геройлары булып киенгән китапханә хезмәткәрләре аларны төрле уеннар уйнаттылар. Әле кызыклар моның белән генә бетмәгән икән. Зур залда мультфильм карадылар. Әкият геройларының кайсы әкияттән икәнен бик тапкыр итеп әйтеп тә бирделәр.

- Балалар өчен мондый чаралар еш үтә бездә. Максатыбыз - аларны китапка, китапханәгә җәлеп итү. Баланы компьютердан аерып китап укуга тарту. Әти-әниләрнең балалары белән китапханәгә килүләренә бик сөенәбез, - ди китапханә җитәкчесе Чулпан Хөснетдинова.

Китапханәнең әйдәп баручы белгече Венера Салаватова балалар белән уртак телне аеруча тиз тапты. Аны бигрәк үз иттеләр нәниләр.

Китапханә хезмәткәрләре аларга күчтәнәч-чупслар да тараттылар. Ә соңыннан балалар асфальтка төсле акбурлардан матур итеп рәсемнәр ясадылар. "Әни белән дә киләбез, әле", - дип вәгъдә биреп, сөенешеп кайтып киттеләр.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев