Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Апас мәктәбендә “Аҗаган” конкурсы булды

Апас мәктәбендә быелгы районкүләм "Аҗаган" конкурсында барлыгы 19 мәктәп командасы, 150 дән артык укучы катнашты. Берничә этаплы төп ярышларга кадәр командаларның иң көчле яшь спортчылары "Дулкын" бассейнында йөзү бәйгесендә дә катнашып өлгерде. Иң матур киемле, иң оешкан, иң төз атлаучы, җырлаучы, автомат сүтеп җыючы, пневматик винтовкадан атучы, противогаз киюче, җиңел...

Апас мәктәбендә быелгы районкүләм "Аҗаган" конкурсында барлыгы 19 мәктәп командасы, 150 дән артык укучы катнашты. Берничә этаплы төп ярышларга кадәр командаларның иң көчле яшь спортчылары "Дулкын" бассейнында йөзү бәйгесендә дә катнашып өлгерде.

Иң матур киемле, иң оешкан, иң төз атлаучы, җырлаучы, автомат сүтеп җыючы, пневматик винтовкадан атучы, противогаз киюче, җиңел атлетика спорт төрләрендә җиңүчеләрне ачыклау жюрига җиңел бирелмәде. Район хәрби комиссары Ильшат Ильфакович Паймурзин белдерүенчә, быелгы конкурста Апас мәктәбенә тиңнәр юк һәм нәкъ менә алар район данын Татарстан күләмендә яклаячак. Төрле номинациядә җиңүчеләр исемлеген киләсе чыгарылышта тәкъдим итәчәкбез.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев