Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Апас мәктәбендә Рәмис Гыйззәтов призларына волейбол турниры үтте

Районда иганәчеләр сафы тагын да тыгызланды. 2010 һәм 2015 елларда районның иң яхшы спорт тренеры булып танылган, Татарстанның физкультура отличнигы күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Апас мәктәбе физик культура укытучысы Рәмис Гыйззәтов үз призларына тәүге волейбол турниры үткәрде. Беренче ярышта катнашкан 9 мәктәп командасы уенчылары, тренер-укытучылар өчен дә бик истәлекле уздырылды...

Районда иганәчеләр сафы тагын да тыгызланды. 2010 һәм 2015 елларда районның иң яхшы спорт тренеры булып танылган, Татарстанның физкультура отличнигы күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Апас мәктәбе физик культура укытучысы Рәмис Гыйззәтов үз призларына тәүге волейбол турниры үткәрде.

Беренче ярышта катнашкан 9 мәктәп командасы уенчылары, тренер-укытучылар өчен дә бик истәлекле уздырылды ул. Оештырылышы да бик югары дәрәҗәдә иде. Район хакимияте вәкилләре-район башлыгы ярдәмчесе Ленар Хантимиров, район башкара комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, ДЮСШ директоры Ренат Шәяхмәтов, район газетасы баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова, ярышка үз мәктәп командаларын алып килгән хезмәттәшләренә Рәмис Гыйззәтов зур рәхмәтен ирештерә.

-Хыялым чынга ашты. Балаларга шундый шатлык бүләк итә алуыма бик сөенәм, үз исемемдәге турнирлар дәвамлы булачагына ышандырам,-ди Казанда укуын тәмамлап, 1980 еллар башында туган авылы-Апаска эшкә кайткан киң күңелле иганәче.

Бүген аның фоторәсеме бик лаеклы булып, районның Мактау тактасында балкый. Үзебез ел да үткәрүче "Йолдыз" газетасы эстафетасында ул инде менә 20 еллар баш хөкемдар. Бик гадел һәм тыйнак, бик кырыс һәм таләпчән дә әле ул. Афәрин, Рәмис Рәхмәтуллович!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев