Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Апаста – балалар Сабан туе

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Быел да ул балачакның истәлекле, күңелле бер мизгеле булып хәтерләргә уелып калды. Бу көнне Сабан туе аланлыгы гөр килеп торды, балаларның шат авазлары тынып тормады. Алар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде. Мәйданның башында ук, килүче кунакларны милли киемнәрдән киенгән балалар чәкчәк һәм...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Быел да ул балачакның истәлекле, күңелле бер мизгеле булып хәтерләргә уелып калды. Бу көнне Сабан туе аланлыгы гөр килеп торды, балаларның шат авазлары тынып тормады. Алар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде. Мәйданның башында ук, килүче кунакларны милли киемнәрдән киенгән балалар чәкчәк һәм гармун моңнары белән җылы сәламләп каршы алдылар. Сәнгать мәктәбе һәм "Сәләт" балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм биредә шөгыльләнүче балалар һәркемгә бәйрәм рухы өстәделәр.

"Салават күпере" бакчасыннан килгән нәни юл сакчылары да кунакларны "честь" биреп каршы алдылар.

- Хокук сакчысы киеме безгә бик ошый. Үскәч без дә юлларда тәртип сакларбыз әле. Шушындый бәйрәмнәр үткәргәндә дә булышырбыз, - диләр балалар беравыздан.

Алар җәйне исән-имин үткәрергә фәрман бирсә, шәфкать туташлары беренче ярдәм ысулларын искә төшерделәр. Нәни солдатлар исә патриотик тәрбия алымнарында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын чагылдырды. Кызыл Тау мәктәбе кыр ашханәсе сыен тәкъдим итсә, Олы Бакырчы мәктәбе госпиталь, "Кояшкай" бакчасы солдатларның ялга туктау, Биеш мәктәбе артистларның фронтта концерт кую күренешләрен күрсәтте.

Мәйдан түрендә Бөек Җиңү шатлыгы тантана итте. Һәр чорның - унъеллыкның казанышларын балалар җыр-биюләр аша сурәтләде. Сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтү, яңа калкып чыккан калалар, нефть катламнарын ачу, космоска юл салу, төзелешләр барышы, башкалабыз уңышлары, Универсиада җәе - барысы-барысы да хәтерләрдә яңартылды.

- Бүген - балачак бәйрәме. Сугышны, ачлык-ялангачлыкны, авыруларны белмәсеннәр, тынычлып укысыннар, физик яктан чыныксыннар өчен балаларны яклау - өлкәннәр эше, дәүләтнең бурычы. Бәйрәмдә бөтен балаларга катнашырга мөмкинлек тудырдык. Бүген ике меңнән артык бала җыелды. Алар кайсы җырлый, бии, театральләшкән күренештә катнаша, спортта көч сынаша, уеннарда күңел ача, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.

Аннан мәйданга рәт-рәт тезелеп, укуда һәм спортта аеруча зур уңышларга ирешкән балалар чыктылар. Аларга сертификатлар тапшырылды.

- Сабан туенда сертификат алуым беренче генә ел түгел. Быел да республика күләмендә көрәш буенча ирешкән уңышым өчен бүләкләндем. Әле көрәш мәйданына да чыгасым бар. Өйгә бер кочак бүләк белән кайтасым килә, - ди Апастан Азамат Мөхәммәтшин.

Мәйданда алкышлар белән быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк сабыйларны каршы алдылар. Аларга "Свияга" берләшмәсе тарафыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бирелде.

- Бүген шундый матур сумка алдым. Инде тизрәк шушы сумканы асып мәктәпкә барасым килә. Әти-әниемне "бишлеләр" алып сөендерермен, - ди Апастан Мәликә Гыйбадуллина.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, депутатыбыз, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, проректор Рияз Минзарипов, ОАО "Ак Барс" банк идарәсе җитәкчесе, райондашыбыз, куратор Роберт Миңнегалиев һәм башка дәрәҗәле кунаклар балаларга иң изге теләкләрен юлладылар. Җәйге каникуллар башланып киткәндә узган бу бәйрәм күңел ачу чаралары белән беррәттән киң профилактика чараларын да үз эченә алган иде. Районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре судан бәйрәм салюты күрсәттеләр. Аны балалар бик яратып карадылар, янгын сүндерүче абыйларының үгет-киңәшләрен тыңларга вәгъдә бирделәр. Аяз күк йөзе астында сибелгән аллы-гөлле салют очкыннары да бар кешене җәлеп итте.

"Туган авылым" мәдәни-этнографик мәйданыннан да кеше өзелмәде. Апас туган якны өйрәнү музее коллективы сәламәт яшәү рәвешен чагылдырган рәсемнәр ясау буенча бәйге оештырды, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Шулай ук биредә йорт хайваннарын һәм кош-кортларны күзәтеп, элеккеге тормышны чагылдырган йорт эченә сәяхәт итеп була иде.

Сабан туена керү юлында батырлар истәлеген мәңгеләштерелгән күчмә мемориальдан якыннарын эзләүчеләр дә аз булмады. Быел бирегә Җәлилчеләр һәм кайнар нокталарда, хәрби хезмәттә вафат булган райондашларыбыз исемлеге һәм фотосурәтләре дә өстәлде.

Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Теләгән кеше ат чабышы күзәтте, асфальтка рәсем ясады, кемдер батутта сикерде, таганда атынды, елан, маймыл, попугай белән фотога төште, битенә рәсем ясатты. Нәни понилар яныннан да балалар өзелеп тормады. Тарантаслы ат олысын-кечесен утыртып мәйдан әйләндерде. Цирк артистларына кушылып, рәхәтләнеп күңел ачтылар, балалар төркемнәргә бүленеп хәрәкәтле, мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Мәйдан тутырып төшкән парашютчылар нәниләрне дә, өлкәннәрне дә гаҗәпләндерде һәм сөендерде. Бәйрәм барышында халык, күңел ачу һәм өстәл уеннары үрелеп барды.

Шулай да бәйрәмнең иң кызыклы мизгеле көрәш булды. 25 килограмм үлчәү категориясендә җиңүче иң яшь көрәшче Апастан Илнур Сәлахов планшетка ия булды. Бу бүләкне аңа Казан Федераль университеты вәкилләре тапшырды.

Мәйдан уртасындагы сәхнәдән көн дәвамында җыр-моң агылды, үзәктә дәртле биюләр туктап тормады. "Йолдызлык" фестивале җиңүчеләре бер-берсен алмаштырып, осталыкларын күрсәттеләр.

Балалар өчен ашау-эчү оештырылды, кыр кухнысында ботка пеште, кайнар чәй, коймаклар тәкъдим ителде. Сатуда нинди генә уенчыклар, тәм-томнар юк иде. Бәйрәм дәвамында һәркемнең йөзендә елмаю булды. Балачакның Сабан туе бәйрәмендәге бәхетле мизгелләре ел дәвамында хәтердә сакланыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев