Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Апаста 13 мартта референдум үтте

13 мартта районның һәрбер авылында, шул исәптән шәһәр тибындагы Апас поселогында үзара салым кертү буенча җирле референдум үтте. Участоклар иртәдән үк эшен башлап җибәрде, җыр-моң агылды, сәүдә нокталары эшләде. Халык та, узган елдагыча, әлеге вакыйганың мөһимлеген аңлап, активлык күрсәтте, вакытында сайлау участогына килеп, үз сүзен әйтте. - Апасыбызны матурлыйсы, күркәм...

13 мартта районның һәрбер авылында, шул исәптән шәһәр тибындагы Апас поселогында үзара салым кертү буенча җирле референдум үтте.

Участоклар иртәдән үк эшен башлап җибәрде, җыр-моң агылды, сәүдә нокталары эшләде. Халык та, узган елдагыча, әлеге вакыйганың мөһимлеген аңлап, активлык күрсәтте, вакытында сайлау участогына килеп, үз сүзен әйтте.

- Апасыбызны матурлыйсы, күркәм итәсе килә. Хөкүмәтебез булышам дип торганда ни өчен әле "әйе" дип тавыш бирмәскә. Бүгенге көнебез матур, имин, киләчәгебез дә шулай дәвам итсен. Изге эшкә бик теләп кушылабыз, - диделәр, китапханә бинасына килеп, референдумда катнашуны бурычлары итеп санаган Расыйх һәм Зина Латыйповлар.

Апастан Назилә Фәхретдинова исә референдумда тәүге тапкыр катнашты һәм бүләк тә алды.

- Бик теләп килдем. Мин Апасымны бик яратам. Аның киләчәктә дә чәчәк атуын, алга баруын телим. Үземнең уңай тавышымны бирдем, - ди ул.

800нче номерлы Апас урта мәктәбендә урнашкан сайлау участогында да халык иртәдән үк сайлауга килде. Теләүчеләр тәм-томнардан авыз итте, укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Афарт Насыйбуллин да урна янына ил-көннәргә тынычлык, хуҗаларга саулык тели-тели килде.

- Бер сайлау-референдумнан да калганым юк. Шөкер, аягым йөри, күзем күрә. Һәр тавыш ил-көн тынычлыгы, безнең матур тормышыбыз өчен бит, - диде ветеран.

Карамасар авылында да референдум зур оешканлык белән узган. Сайлау көнендә нигезле сәбәп белән килә алмаучылар өчен вакытыннан алда, авырып килә алмаучылар өчен күчмә тавыш бирүләр оештырылган.

- Участокка килгән авылдашларны матур музыка каршы алды, тәмле коймак, кайнар чәй тәкъдим ителде, - ди Карамасардан Рөстәм Ибраһимов.

Чирмешән авыл җирлегендә дә референдум уңай нәтиҗәләр бирде. Халык теләп килде, үзенең тавышын бирде.

- Безнең өчен бер бәйрәм инде ул. Чәйләр дә эчтек, авылдашлар белән дә күрештек, рәхәтләнеп сөйләштек. Без биргән акчалар авылыбызны матурлауга тотылачак бит. Авылыбызда су юллары яңарды, юл төзелде. Хәзер менә урам утлары ясалачак, - диләр Аюкөйдергәннән Насыйх һәм Гөлфизә Зыятдиновлар.

Табар Черкенендә бу көнне 381 кеше тавыш бирде. 80 яшьлек Владимир Терентьев, иң яшь сайлаучылар Александр Антонов, Карина Гасанова узган ел җыелган үзара салым акчаларына авылларда юлларга таш түшәү, зират тирәсен тоту, Төбәк Черкенендә часовняга нигез салынуны бик хуплап, быел да бу эшләрнең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерделәр.

Барлык авыл җирлекләрендә дә балачактан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдән, коляскада утыручы инвалидлардан, сугышта катнашучылардан, көндезге бүлектә укучы студентлардан тыш, 18 яше тулган райондашлар җан башыннан 500 сум үзара салым түләргә ризалыгын белдерде.

Авыл җирлекләрендәге референдум нәтиҗәләре белән 2 биттә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев