Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Батыр даны мәңгелек

    Көннең икенче яртысында район үзәгеннән "Үлемсез полк" үтте. Бу акциягә кушылучылар бихисап иде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәргәннәр. Кайсы янына гына барма, дәү әтиләре, якыннары турында горурланып сөйлиләр. "Үлемсез полк" Боз сарае яныннан кузгалып, Апасның үзәк урамнары аша Батырлар Мемориаль комплексына килде. Батырлар...

    Көннең икенче яртысында район үзәгеннән "Үлемсез полк" үтте. Бу акциягә кушылучылар бихисап иде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәргәннәр. Кайсы янына гына барма, дәү әтиләре, якыннары турында горурланып сөйлиләр.

    "Үлемсез полк" Боз сарае яныннан кузгалып, Апасның үзәк урамнары аша Батырлар Мемориаль комплексына килде. Батырлар бер минут тынлык белән искә алынды.

    - Һәр бала үзендә зур җаваплылык тойды. Акциядә бик теләп катнаштылар. Һәрберсе зур кызыксыну белән бабаларының исемен мәңгеләштерүче транспарантлар ясады. Батырларның тормыш һәм сугышчан юлын өйрәнде. Яшь буын Җиңүнең зур югалтулар бәрабәренә яулануын аңлап, белеп үсә, - ди Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.

    "Үлемсез полк" акциясендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты.

    Реклама

     

     

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: