Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Гөрләде Апаста Сабан туе - 2015

Елдан-ел күркәмрәк, ямьлерәк була безнең Сабантуйлар! Быел да халыкка - олысына-кечесенә, кайткан кунакларга ял итәр, күңел ачар өчен бөтен шартлар бар иде. Сабантуйга керү юлыннан ук кунакларны милли киемнәрдән киенгән агар көллиятнең егет-кызлар чәкчәк белән каршы алып, һәркемне биетеп-җырлатып, изге теләкләре белән мәйданга озаттылар. Теләгән кеше өчен затлы тарантаслы бизәлгән...

Елдан-ел күркәмрәк, ямьлерәк була безнең Сабантуйлар! Быел да халыкка - олысына-кечесенә, кайткан кунакларга ял итәр, күңел ачар өчен бөтен шартлар бар иде. Сабантуйга керү юлыннан ук кунакларны милли киемнәрдән киенгән агар көллиятнең егет-кызлар чәкчәк белән каршы алып, һәркемне биетеп-җырлатып, изге теләкләре белән мәйданга озаттылар. Теләгән кеше өчен затлы тарантаслы бизәлгән атлар да әзер иде.

Яланнарда бәйрәм гөрли, ир-егетләр суза гармунын

Сабантуй борынгы йолаларны чагылдырган тамаша белән башланып китте. Театральләшкән күренеш - җырлы-биюле тамашадагы милли бизәкләр чигелгән, матур күлмәкләр кигән биючеләр, тальянчылар, җырчылар, мәдәният хезмәткәрләре, балалар, спортчылар һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар райондашларыбызның уңганлыгын-булганлыгын, батырлыгын да чагылдырган тамаша белән мәйдан күрке булдылар. Бу матурлыктан, зур оештыру сәләтеннән килгән кунаклар, гомумән бәйрәмгә килгән халык таң калып, соклануын алкышлар белән күрсәтте.

Күркәм тамашадан соң, бәйрәмнең тантаналы өлеше башланып китте. Милли бәйрәмебезне район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрде. Район халкын, кунакларны Сабантуй бәйрәме белән ихластан котлап, ирешелгән уңышларга да, алда торган бурычларга да тукталды ул. Сөйләрлек, күрсәтерлек уңышлары бар шул халкыбызның.

- Районыбыз кырларында мул уңышка нигез салынды. Явып киткән яңгырларның да һәр тамчысы кадерле. Алар байлык, муллык вәгъдә итә. Районыбыз халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә терлекчелек продукциясен җитештерүне киметүгә юл куймадык. Тормышыбыз көннән-көн ямьләнә, һәр сәгатьнең, һәр көннең кадерен белеп яшәргә Ходай бырыбызга да насыйп итсен. Күркәм бәйрәм - Сабантуйлар белән!- диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Республика кунагы - "Ак Барс" банк идарәсе вәкиле Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын җиткерде.

Шулай ук "Ак Барс-Холдинг" компаниясенең генераль директоры урынбасары Айрат Хәсәнов та эшчән, тырыш Апас халкына изге теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев