Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Гөрләттеләр клуб сәхнәсен Әҗемнең яшь егет-кызлары

15 август көнне Әҗем авылы клубы да халык белән шыгрым тулы иде. Кичә башланганчы куратор, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин, авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев чыгыш ясап, кыскача ил-көн яңалыклары белән таныштырдылар, 13 сентябрьдә узачак сайлауларда актив катнашырга чакырдылар. Клуб мөдире Гөлнар Сәгытдинова җитәкчелегендә авыл яшьләре "Сәлам сезгә күңелем...

15 август көнне Әҗем авылы клубы да халык белән шыгрым тулы иде. Кичә башланганчы куратор, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин, авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев чыгыш ясап, кыскача ил-көн яңалыклары белән таныштырдылар, 13 сентябрьдә узачак сайлауларда актив катнашырга чакырдылар.

Клуб мөдире Гөлнар Сәгытдинова җитәкчелегендә авыл яшьләре "Сәлам сезгә күңелем түреннән" дип исемләнгән программа белән халыкны ял иттерделәр. Иң элек Галимҗан Сәгыйдуллинның бер пәрдәлек "Өй акчасы" комедиясен искиткеч осталык белән уйнадылар. Яшьләрнең җыр-биюләрен, мәзәк күренешләрне тамашачы яратып, көчле алкышларын бүләк итте. "Сәхнәбез буш торганы юк, өлкәннәр дә, яшьләр дә еш кунак бездә. Гүзәл, Илүзә, Язилә, Альбина, Рузия, Айдар, Айназ, Рамил кечкенәдән сәхнәдә үстеләр, дисәм дә ялгыш булмас. Һәр чара саен Апастан кызым Гөлшат, оныгым Динара киләләр. тормыш иптәшем Әнвәр баянда уйнап авылдашларны ял иттерә. Эшлиләр дә, күңел дә ача беләләр бездә, - ди Гөлнар Сәгытдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: молодежь Апастово культурная жизнь Апастово