Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Хоккейчыларга көч биреп тордык, тик, бу юлы җиңелдек...

16 гыйнварда Кайбыч ачык бозында район яңадан оешуның 25 еллыгына багышлап зур ачык хоккей турниры үткәрелде. Көне буе дәвам иткән бу ярышта Апас җыелма командасы икенче урын яулады. Беренче урын хуҗаларның үзләрендә. Өченче урында-Кайбычның икенче командасы. Кайбычтан җиңеп, район башлыгы призларын алып кайткач, 17 январьда Апасның "Т-34" һәм "Бөркетләр" хоккей...

16 гыйнварда Кайбыч ачык бозында район яңадан оешуның 25 еллыгына багышлап зур ачык хоккей турниры үткәрелде. Көне буе дәвам иткән бу ярышта Апас җыелма командасы икенче урын яулады. Беренче урын хуҗаларның үзләрендә. Өченче урында-Кайбычның икенче командасы.

Кайбычтан җиңеп, район башлыгы призларын алып кайткач, 17 январьда Апасның "Т-34" һәм "Бөркетләр" хоккей командалары "Алтын алка" Боз Сараенда "Сәламәт Россия" Татарстан спорт календарена нигезләнеп, Арча районының нибары 150 генә йортлы Хәсәншәех авылы хоккей командасын кабул итте. Монысында ике командабыз да җиңелү ачысын татырга мәҗбүр булды. "Хәсәншәех" "Бөркетләр" командасын 11:3, "Т-34"не 6:3 белән бирелдерде. Боз Сараеның яңа директоры, үзе дә бозда шәп уйнаучы - һөҗүмче Рамил Мөхетдинов хәбәрче белән әңгәмәсендә район прокуроры Ришат Шакировның Хәсәншәех авылы кияве булуын искәртеп үтте һәм арчалыларны кунакка чакыруда аның теләктәшлегенә рәхмәт әйтүне үтенде.

"Хәсәншәех" командасы тренерлары Рүзәл Гыйлаҗев, Раиф Нәҗмиев, команда капитаны Айрат Хәбиров, башка уенчылар Апасның бик тә матур булуын аерым билгеләп үттеләр.

-Хоккейчыларыгыз да, уен карарга килүче җанатарларыгыз да бик тыйнак һәм тәрбияле икән. Безнең авылда сезнекедәй заманча ябык Боз сарае юк шул. Тренировкаларга 70-100 километр юл үтеп, Арчаның үзенә яки Мари якларына йөрибез. Үзебезнең ачык шугалакны кыш башында бөтен авыл белән җыелышып ясыйбыз. Хоккей формаларын да үз акчабызга һәм иганәчеләр ярдәме белән булдырдык. Безне апаслылар белән очраштырган, транспорт-юл чыгымнарыбызны каплаган "Ватан" агрофирмасы җитәкчелегенә "Йолдыз" редакциясе аша зур рәхмәтебезне ирештерсәгез иде. Авылыбыз кияве Ришат Шакировның хоккей белән мавыгуына бик шатбыз,-ди Рүзәл Гыйлаҗев.

-20-21 январьда Апас бозында "Алтын алка" Татарстан ачык хоккей чемпионатының зона турын үткәрәчәкбез,-диде Рамил Мөхетдинов. Ике көн барачак бу ярышта 6 районнан 2001-2002 елда туган мәктәп балалары хоккей командалары очрашачак. 23 январьда исә кичке алтыда Апасның "Т-34" һәм "Бөркетләр" командалары иптәшләрчә очрашу үткәрәчәк. Тамашачаларны көтеп калабыз, безнекеләргә көч биреп торучы команда җанатарлары күбрәк булган саен җиңүләр дә күбрәк булачак!

Февраль аенда Йомралыда да зур районкүләм хоккей турниры көтелә. Монысын иганәчеләр үткәрәчәк.16 гыйнварда Кайбыч ачык бозында район яңадан оешуның 25 еллыгына багышлап зур ачык хоккей турниры үткәрелде. Көне буе дәвам иткән бу ярышта Апас җыелма командасы икенче урын яулады. Беренче урын хуҗаларның үзләрендә. Өченче урында-Кайбычның икенче командасы.

Кайбычтан җиңеп, район башлыгы призларын алып кайткач, 17 январьда Апасның "Т-34" һәм "Бөркетләр" хоккей командалары "Алтын алка" Боз Сараенда "Сәламәт Россия" Татарстан спорт календарена нигезләнеп, Арча районының нибары 150 генә йортлы Хәсәншәех авылы хоккей командасын кабул итте. Монысында ике командабыз да җиңелү ачысын татырга мәҗбүр булды. "Хәсәншәех" "Бөркетләр" командасын 11:3, "Т-34"не 6:3 белән бирелдерде. Боз Сараеның яңа директоры, үзе дә бозда шәп уйнаучы - һөҗүмче Рамил Мөхетдинов хәбәрче белән әңгәмәсендә район прокуроры Ришат Шакировның Хәсәншәех авылы кияве булуын искәртеп үтте һәм арчалыларны кунакка чакыруда аның теләктәшлегенә рәхмәт әйтүне үтенде.

"Хәсәншәех" командасы тренерлары Рүзәл Гыйлаҗев, Раиф Нәҗмиев, команда капитаны Айрат Хәбиров, башка уенчылар Апасның бик тә матур булуын аерым билгеләп үттеләр.

-Хоккейчыларыгыз да, уен карарга килүче җанатарларыгыз да бик тыйнак һәм тәрбияле икән. Безнең авылда сезнекедәй заманча ябык Боз сарае юк шул. Тренировкаларга 70-100 километр юл үтеп, Арчаның үзенә яки Мари якларына йөрибез. Үзебезнең ачык шугалакны кыш башында бөтен авыл белән җыелышып ясыйбыз. Хоккей формаларын да үз акчабызга һәм иганәчеләр ярдәме белән булдырдык. Безне апаслылар белән очраштырган, транспорт-юл чыгымнарыбызны каплаган "Ватан" агрофирмасы җитәкчелегенә "Йолдыз" редакциясе аша зур рәхмәтебезне ирештерсәгез иде. Авылыбыз кияве Ришат Шакировның хоккей белән мавыгуына бик шатбыз,-ди Рүзәл Гыйлаҗев.

-20-21 январьда Апас бозында "Алтын алка" Татарстан ачык хоккей чемпионатының зона турын үткәрәчәкбез,-диде Рамил Мөхетдинов. Ике көн барачак бу ярышта 6 районнан 2001-2002 елда туган мәктәп балалары хоккей командалары очрашачак. 23 январьда исә кичке алтыда Апасның "Т-34" һәм "Бөркетләр" командалары иптәшләрчә очрашу үткәрәчәк. Тамашачаларны көтеп калабыз, безнекеләргә көч биреп торучы команда җанатарлары күбрәк булган саен җиңүләр дә күбрәк булачак!

Февраль аенда Йомралыда да зур районкүләм хоккей турниры көтелә. Монысын иганәчеләр үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев