Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Табар Черкендә 13 мартта Масленица булды

Район авылларында православие динен тотучылар язны Май чабу -Масленица бәйрәмнәре көннәреннән соң каршылыйлар. Ул борынгы гореф-гадәт буенча март башында башланып, бер атна дәвам итә. Районда иң соңгы булып май чабу-гөнаһларны, хаталануларны кичерү бәйрәм йоласын Табар Черкенендә 13 мартта үтәделәр. Авыл Мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Листратова, китапханәче Нина Баранова-Орел, Татар Черкене...

Район авылларында православие динен тотучылар язны Май чабу -Масленица бәйрәмнәре көннәреннән соң каршылыйлар. Ул борынгы гореф-гадәт буенча март башында башланып, бер атна дәвам итә. Районда иң соңгы булып май чабу-гөнаһларны, хаталануларны кичерү бәйрәм йоласын Табар Черкенендә 13 мартта үтәделәр.

Авыл Мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Листратова, китапханәче Нина Баранова-Орел, Татар Черкене авыл клубы мөдире Лилия Галиуллина бер дигән программа әзерләгәннәр. Валерий Волков балаларны күңелләре булганчы бизәүле чанада йөртте. Авылның "Шурумпуч" фольклор ансамбле халык күңелен күреп, рәхәтләнеп моң сузды. Табар Черкене мәктәбе укытучысы Гүзәл Сибгатуллина әзерләгән укучылар: апалы-сеңелле Эльвина белән Инзилә Фәрраховалар, Кристина Васильева, Вячеслав Максимов, Егор Васильев, Роман Иванов һәм башкалар мәш килеп төрле чыгышлар ясап, тамашачыларны ял иттерделәр. Халык һәм спорт уеннары да бик күңелле үтте. Соңыннан матур теләкләр әйтеп, карачкы яндырылды. Кайнар чәй-коймаклы табыннан да кеше өзелмәде. Көне буе яңгыраган музыка авыл өстенә җәелеп, һәркемне референдумга, Май чабу бәйрәменә дәште. Бәйрәм күрергә килгән район вәкилләре, мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина аның оештырылышына бик югары бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев