Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Тәртип сагына яшьләр баса

Яшүсмерләр, мәктәп балалары, студентлар арасында хокук бозуларны кисәтү Татарстан"Форпост" иңҗтимагый хәрәкәтенең район сайлап алу турында ун команда, йөзгә якын кеше катнашты. Төрле этаптан торган ярышларда Апас мәктәбе һәм аграр көллият "Форпостчылары" иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм командалар арасында җиңүчеләр булып танылдылар. Икенче урында Борнаш, өченче урында Каратун мәктәп командалары. Татарстан...

Яшүсмерләр, мәктәп балалары, студентлар арасында хокук бозуларны кисәтү Татарстан"Форпост" иңҗтимагый хәрәкәтенең район сайлап алу турында ун команда, йөзгә якын кеше катнашты. Төрле этаптан торган ярышларда Апас мәктәбе һәм аграр көллият "Форпостчылары" иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм командалар арасында җиңүчеләр булып танылдылар. Икенче урында Борнаш, өченче урында Каратун мәктәп командалары.

Татарстан "Форпост" иҗтимагый хәрәкәте оешмасы җитәкчесе Андрей Рыков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин район сайлап алу этабында шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләргә, аларны ярышларга әзерләүчеләргә Диплом-Грамота, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Аграр көллият "Форпост"ына аерым бүләк-30 кешелек отрядка исәпләнеп махсус форма комплекты бирелде. Районның иң актив форпостчылары күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр.

Район сайлап алу этабында җиңүче команда алтынчы республика слетының финал ярышында катнашачак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев