Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Тутайда “Каз өмәсе“ – юл буена каурый сипкәннәр

Тутай авылында Тәслимә Гайфуллина хуҗалыгында Каз өмәсе үтте. Бу көнне авыл гөр килеп торды. Бар да элеккечә һәм күңелгә ятышлы иде. Тәслимә апа инде 30 ел китапханәче булып эшли. Фантазиясе һәм илһам чыганагы ташып тора аның. Каз өмәсен дә бишенче ел оештыра. Ул быел хуҗалыгында 31 каз асраган. - Ишегалдымда...

Тутай авылында Тәслимә Гайфуллина хуҗалыгында Каз өмәсе үтте. Бу көнне авыл гөр килеп торды. Бар да элеккечә һәм күңелгә ятышлы иде.

Тәслимә апа инде 30 ел китапханәче булып эшли. Фантазиясе һәм илһам чыганагы ташып тора аның. Каз өмәсен дә бишенче ел оештыра. Ул быел хуҗалыгында 31 каз асраган.

- Ишегалдымда каз тавышы ишетелеп торуын яратам. Мин аларны бәби үстергән кебек карыйм. Судан ачыгып кайтышларына мул итеп азык әзерләп куям. Без кишер күп утыртабыз. Шуңа күрә дә казларның да изгәннәренә кишер кушам. Симез һәм тәмле итле булып үсәләр, - ди хуҗабикә.

Гайфуллиннарның хуҗалыгында иртәдән үк тулы тормыш кайнады. Капка төбендә үк самоварда чәй кайнады, коймак чыжлады, мичтә бәлеше күпереп пеште. Өмәне карарга килгән авылдашлар да, булышырга килүчеләр дә изге теләкләрен теләп ризыклардан авыз итте. Шунда ук бишеккә салынган, мөлаем кызлардай ал бантик таккан казга күз төште. Тәслимә апа кош-кортларны ничек яратуын әнә шулай аңлатырга тырышкан.

Урам буйлап бизәүле ат килде, җыр-моң тавышы таралды, казларны судан алып кайттылар, каз канаты бирештеләр. Бу чарага җыелган өлкәннәр хатирәләр яңартты. Каз өмәсенә Тәслимә апаның Күкшем авылында яшәүче әнисе Тәнзилә апа Сөнгатуллина да килгән иде. Яше 80дә булса да, ул иртүк торып кабартма, юкалар пешергән. Ике чакрым араны да җәүләп кенә атлаган җитез әби.

- 30 яшемнән ялгыз калып 5 баланы үстергәндә ачлы-туклы көннәр күп булды. Хәзерге тормышка сөенәм. Ишегалды тулы кош-корт. Байлык-муллык, киләсе елга тагын да күбрәк бәбкәләр үсүен теләп, борынгы йола буенча каз мамыгыннан мендәр тутырдым. Бүген еракта калган яшьлегемә кайттым. Бар да элеккечә, - диде ул.

Чиккән кул эшләреннән бизәлгән өй, юлга каурый сибү, күмәкләп каз йолку, юарга бару - барысы да җиренә җиткереп үтәлде. Фәрит Сибгатуллин Каз өмәсенә килүчеләрне җырлатты да, биетте дә:

- Үземне белә башлаганнан бирле гармун уйныйм. Каз өмәсен аеруча көтеп алам. Бу гадәт бит бар авылларда да сакланмаган, - диде гармунчы егет.

Тутайда һәр хуҗалыкта диярлек каз асрыйлар. Хуҗабикәләрнең, яшь киленнәрнең өмә көннәре алдан ук бүленеп куя.

- Безнең авылда шундый йола: эшләрне күмәкләп башкарабыз. Каз йолкысак та, олы терлек суйсак та, без бергә. Язын шулай өмә белән күпләп кишер чәчәбез, - диде аыл җирлеге хезмәткәре Резедә Гайнуллина.

Тәслимә апа әнә шулай авылдашларына бәйрәм, күтәренке кәеф бүләк итеп яши. Шигырьләр, бәетләр дә яза ул. Җырларга-моңланырга да ярата.

- Һәр ел саен Яңа ел төнендә Кыш бабай булып киенеп балаларга бүләк өләшәм. Узган ел кечкенә чанамны тартып, 35 йортка кердем. Сабыйлар бит алар могҗизага бик ышана. Теләгегезне үтим дип, кызык ясап, берәр сум акча да җыеп йөргәнем бар. Авылда мәдәни чараларны да бик теләп уздырабыз. Клуб һәм музей хезмәткәрләре белән ярдәмләшеп, бер йодрык булып эшлибез. Бүгенге Каз өмәсе дә шуның ачык бер мисалы, - ди Тәслимә апа.

Быел районда 12 авыл җирлегендә "Каз өмәсе" узган. Аларның кайберләре мәдәният йортларында сәхнәләштерелсә, Гайфуллиннар үз хуҗалыкларында үткәрде.

- Өмәдә милли гореф-гадәтләребез яңара. Аларны яшьләр күреп үсә. Димәк, ата-баба йоласы югалмый, буыннан-буынга күчә. Безнең төп максатыбыз шушы, - диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казомэсе2015 культурная жизнь Апастово