Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОПРОС

Ябалак авылында “Җәй гүзәле”н билгеләделәр

Ябалак мәдәният йортында 16 августта узган "Җәй гүзәле-2015" бәйге тамашасында без бу төбәкнең уңган-булган кызлары белән танышып кайттык. Эльвина Абзалова, Диләрә Идиатуллина, Алинә Хәмидуллина, Гүзәл Низамиева үзләренең җыр-биюгә, аш-суга осталыкларын, моданы ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Барлык биремнәрне оста башкардылар кызлар. Җырчылар Ландыш Юсыпова, Гөлнар Зиннәтуллина, Гөлфинур Гайнетдинова, Ландыш Гыйсмәтуллина, Айсылу...

Ябалак мәдәният йортында 16 августта узган "Җәй гүзәле-2015" бәйге тамашасында без бу төбәкнең уңган-булган кызлары белән танышып кайттык. Эльвина Абзалова, Диләрә Идиатуллина, Алинә Хәмидуллина, Гүзәл Низамиева үзләренең җыр-биюгә, аш-суга осталыкларын, моданы ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Барлык биремнәрне оста башкардылар кызлар. Җырчылар Ландыш Юсыпова, Гөлнар Зиннәтуллина, Гөлфинур Гайнетдинова, Ландыш Гыйсмәтуллина, Айсылу Насыйрова чыгышын тамашачы тын да алмыйча тыңлады. Ә "Җәй гүзәле-2015" бәйгесенең җиңүчесе булып Алинә Хәмидуллина калды.

Ябалак мәдәният йортында узган ял кичәсендә район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин, "Йолдыз" газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев