Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Сөйләр уңышлары бар

Каратун урта мәктәбе 1989 елның ноябрь аенда үз ишекләрен ачып җибәрә. Беренче уку елларында ук үзенә Каратун, Свияжный бистәсе, Кильдураз авылыннан укучылар туплый. Эшли башлаган көннән үк көчле, яңалыкларга омтыла торган коллективы белән аерылып тора. 2008 елда мәктәп Россия буенча игълан ителгән гомумбелем бирү мәктәпләре арасында инновацион белем бирү программаларын...

Каратун урта мәктәбе 1989 елның ноябрь аенда үз ишекләрен ачып җибәрә. Беренче уку елларында ук үзенә Каратун, Свияжный бистәсе, Кильдураз авылыннан укучылар туплый. Эшли башлаган көннән үк көчле, яңалыкларга омтыла торган коллективы белән аерылып тора. 2008 елда мәктәп Россия буенча игълан ителгән гомумбелем бирү мәктәпләре арасында инновацион белем бирү программаларын гамәлгә кертү конкурсында җиңү яулый. Коллективның көчле, төпле белем бирүе укучыларның нәтиҗәләрендә дә чагылыш таба. Алар район, республика, хәтта россиякүләм конкурсларда катнашып, призлы урыннар алып киләләр. Мәктәптә күп кенә иҗади түгәрәкләр эшләп килә. Монда балалар җырларга, биергә, төрле-төрле кул эшләренә өйрәнәләр. Коллектив өлкәннәрне дә онытмый. Сыйныф җи­тәкчеләре, балалар белән берлектә, тимурчылар эшен дәвам итәләр.

Уку елы тәмамлангач та мәктәп тынып тормый, 1 июньнән мәктәп яны лагеры эшли башлый. Биредә балалар бик теләп ял итәләр һәм сәламәтлекләрен ныгыталар.

Бу коллективка теләгем шул, киләчәктә дә шундый дус, тату булып югары дәрәҗәләр яуласыннар, олыларга ихтирамлы булып, ветераннар Советы белән элемтәне өзмичә матур эшләсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школьные новости новости Каратунской школы