Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

УКЫТУЧЫ БУЛУЫМ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕМЕН

Лилия Бикчәнтәева инде 31 ел балалар дөньясында кайный. Шуның 21 елын үзенең туган мәктәбендә, остазлары янәшәсендә Апас урта мәктәбендә хезмәт итә. - Балаларга чит тел серләрен төшендерү кызыклы да, үзенчәлекле дә. Соңгы вакытта инглиз телен өйрәнүгә игътибар аеруча артты. Укучылар татар, рус һәм инглиз телләрен югары дәрәҗәдә белергә тиеш. Та­ләпләр...

Лилия Бикчәнтәева инде 31 ел балалар дөньясында кайный. Шуның 21 елын үзенең туган мәктәбендә, остазлары янәшәсендә Апас урта мәктәбендә хезмәт итә. - Балаларга чит тел серләрен төшендерү кызыклы да, үзенчәлекле дә. Соңгы вакытта инглиз телен өйрәнүгә игътибар аеруча артты. Укучылар татар, рус һәм инглиз телләрен югары дәрәҗәдә белергә тиеш. Та­ләпләр зур булса да, укучылар сынатмый. Дәресләрне дә күңелле итеп, балаларны кызыксындырырлык итеп үткәрергә тырышам, төрле бәйгеләр, чаралар оештырам", - ди ул. Ташып торган энергияле, тәҗрибәле, максатчан укытучы узган ел республика күләмендә "Иң яхшы укытучы" исемен алды һәм грантка лаек булды.

Лилия Бикчәнтәева 5 елдан бирле Апас урта мәктәбенең профсоюз оешмасын һәм мәктәп яны лагерен да җитәкли. Барысына да өлгерә ул. Хезмәттәшләренең дә ышанычы, ихтирамын яулаган, укучылар, әти-әниләр дә хөрмәт итә. Кызлары да үзенә охшаган бәхетле ананың. Ләйсән урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, бүген Казан федераль университетында белем ала, уңышлары белән сөендерә, Миләүшә тырышып-тырышып 10 класста укый.

Укытучылар династиясенең дәвамчысы Лилия Бикчәнтәева: "Мәктәптән, укучылардан башка көннәрем һәм тормышым төссез булыр иде. Мин укытучы булуым белән бәхетле", - диде. Чыннан да, нинди генә җаваплы һәм тынгысыз булмасын, яраткан һөнәр бәхет һәм күңел күтәренкелеге китерә. Хез­мәтенең җимешләре дә бик татлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы