Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Апас буйлап сәяхәт

Сыйныф җитәкчебез Апас буенча сәяхәт оештырылачагын әйтте. Менә ул без көткән көн килеп тә җитте! Уңайлы автобус безне иртәдән үк "Алтын Алка" Боз сарае янына китерде. Ике сәгать дәвамында без шуарга өйрәндек, бу бина, аның эшчеләре белән якыннан таныштык. Биредәге чисталык, яхшы мөнәсәбәт күңелебезгә хуш килде. Аннан соң районыбызның үткәнен...

Сыйныф җитәкчебез Апас буенча сәяхәт оештырылачагын әйтте. Менә ул без көткән көн килеп тә җитте! Уңайлы автобус безне иртәдән үк "Алтын Алка" Боз сарае янына китерде. Ике сәгать дәвамында без шуарга өйрәндек, бу бина, аның эшчеләре белән якыннан таныштык. Биредәге чисталык, яхшы мөнәсәбәт күңелебезгә хуш килде. Аннан соң районыбызның үткәнен һәм хәзергесен тоташтырган бинага- музейга юнәлдек. Биредә эшләүчеләр үз эшләренең чын осталары икән. Үткәнебез белән танышу, музей хезмәткәрләре башкарган зур хезмәт күңелебездә аеруча зур хөрмәт хисе уятты. Без биредә бик күп өстәмә мәгълүмат алдык. Соңрак Рәмис абый Ногманов безнең белән әңгәмә үткәрде, "Кошларны таныйсыңмы?" дигән уен үткәреп, бүләкләрен дә өләште. Музейдан без зур шатлык хисләре белән чыктык. Соңрак, кафега барып тамак ялгап алдык һәм өйләребезгә юнәлдек. Бу сәяхәт безгә бик ошады. Барлык абый һәм апаларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Кечкенә генә районыбызда шундый төзелешләр башкарылуы, балалар өчен уңай шартлар тудырылуы күңелебездә әйтеп бетергесез горурлык хисе уятты. Гөлбакча булып яшә, Апасым!

Вероника Волкова, Табар-Черкене урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сэяхэт