Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Белем белен ашата

90 еллык тарихы булган Казан Дәүләт аграр университеты укытучылары Апас аграр көллиятенең актлар залында көллият һәм Апас урта мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары очраштылар. Бу чараның төп максаты - олы тормышка аяк басарга җыенучы, югары белем алырга теләге булган яшүсмергә дөрес юнәлеш бирү, бу уку йорты белән якыннанрак таныштыру иде. Университет...

90 еллык тарихы булган Казан Дәүләт аграр университеты укытучылары Апас аграр көллиятенең актлар залында көллият һәм Апас урта мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары очраштылар. Бу чараның төп максаты - олы тормышка аяк басарга җыенучы, югары белем алырга теләге булган яшүсмергә дөрес юнәлеш бирү, бу уку йорты белән якыннанрак таныштыру иде. Университет вәкилләре үз чыгышларында бик тәфсилле чыгыш ясадылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Укучыларга анкеталар таратып фикерләре белән кызыксындылар. Очрашуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Заһидуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, ООО СХП "Свияга" җитәкчесе Марат Хәсәнов чыгыш ясап авыл хуҗалыгына төпле белемле белгечләр кирәклегенә кат-кат искәрттеләр. "Көллияттә агрономлыкка укытуны оештырсак тагын да әйбәт булыр иде. Безгә бүген яңача эшләү өчен белемле яшьләр кирәк. Беренчел белемне биредә алучы яшь кеше укуын бик рәхәтләнеп югары уку йортында дәвам итә ала", - диде Ильяс Заһидуллин. Агрофирма директоры Марат Хәсәнов та бу юнәлеш буенча укырга барырга теләүчеләргә булышырга әзер икәнлеген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу Аграр коллият колледж