Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Балалар кемне ярата?

Апасның "Кояшкай" балалар бакчасы вәкиле Нурия Камалетдинова "Татарстанның иң яхшы тәрбиячесе" республика конкурсы финалында районыбыз данын яклаячак. Свияжный бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасында районкүләм сайлап алу турында 21 тәрбияче катнашты. Алар төрле номинациядә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсны оештыру комиссиясе карары белән беренче урын Нурия Камалетдиновага (Апас, "Кояшкай") бирелде. Аның иҗади...

Апасның "Кояшкай" балалар бакчасы вәкиле Нурия Камалетдинова "Татарстанның иң яхшы тәрбиячесе" республика конкурсы финалында районыбыз данын яклаячак.

Свияжный бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасында районкүләм сайлап алу турында 21 тәрбияче катнашты. Алар төрле номинациядә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсны оештыру комиссиясе карары белән беренче урын Нурия Камалетдиновага (Апас, "Кояшкай") бирелде. Аның иҗади эшләре Казанга җибәрелде. Икенче урында ярыш хуҗалары вәкиле Алсу Шаһиева (Свияжный бистәсе, "Ләйсән"). Шыгай авылының "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфия Сәлахова өченче урында. "Тәҗрибә һәм осталык" номинациясендә Танай-Турай авылының "Гөлбакча" балалар бакчасы тәрбиячесе Фирания Зыятдинова җиңүче дип танылды. "Инициатива һәм иҗат" номинациясендә Сәлимә Хәйруллина (Кече Болгаер, "Карлыгач"), "Педагогик дебют" номинациясендә Тамара Никитина (Табар Черкене) район сайлап алу комиссиясенең махсус бүләкләренә һәм Диплом-Грамоталарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: воспитатель года конкурс воспитателей