Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Алтын көздә алтын бәйрәм

Югары категорияле укытучы, россиякүләм һәм республикакүләм проектлар җиңүчесе, "Безнең иң яхшы укытучы" Гранты иясе Җәмилә Гыймадиева бу көннәрдә күркәм юбилее һәм һөнәри бәйрәме уңаеннан укучыларыннан, якыннарыннан, хезмәттәшләреннән күп кенә котлаулар кабул итте. Ул инде 30 елга якын Каратун урта мәктәбендә балаларга математика серләрен төшендерә. Эзләнә, таба, катлаулы саннар дөньясында көн...

Югары категорияле укытучы, россиякүләм һәм республикакүләм проектлар җиңүчесе, "Безнең иң яхшы укытучы" Гранты иясе Җәмилә Гыймадиева бу көннәрдә күркәм юбилее һәм һөнәри бәйрәме уңаеннан укучыларыннан, якыннарыннан, хезмәттәшләреннән күп кенә котлаулар кабул итте. Ул инде 30 елга якын Каратун урта мәктәбендә балаларга математика серләрен төшендерә. Эзләнә, таба, катлаулы саннар дөньясында көн саен яңа бер ачыш ясый һәм тәҗрибәсен яшь буынга җиткерә укытучы. Укучыларының төрле проектларда, бәйгеләрдә җиңү яулавы, Бердәм Дәүләт имтиханнарында сынатмавы, югары уку йорты бусагасын атлап керү бәхетенә ирешүе һәм остазның һөнәрен дәвам итүләре - тырыш, фидакарь хезмәт җимеше. Класс җитәкчесе буларак та, укучылары Җәмилә Гыймадиеваны хөрмәт итә, җәмәгать һәм оештыру эшләрендә дә алар сер бирмиләр. Тынгысыз, эшенә җаваплы караучы укытучы "Форпост" профилактика отряды белән дә җитәкчелек итә. Бар булган осталыгын, тәҗрибәсен кушып эшләгәнгә, хезмәтенең уңышлары белән дә сөенә ала ул. Каратун мәктәбенең "Форпост" отряды республикакүләм һәм районкүләм бәйгеләрнең лаеклы җиңүчесе.

Җәмилә Гыймадиева гаиләсендә дә үрнәк, ягымлы әни, уңган-булган хуҗабикә. Улы-кызы һәм кияү-килененең, тормыш иптәшенең яратуын, ихласлыгын тоеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: учитель, английский