Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Районыбыз балалары үрнәк күрсәтә

Пионериянең 90 еллыгын үткәрүгә әзерлек буенча һәм район Балалар Думасы депутатлары күчмә сессиясенең киңәшмәсе кысаларында, "Свияга" сәламәтләндерү лагерында төрле максатчан проектлар төзелде. "Сәләт" балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче район Балалар Думасы депутатлары тарафыннан Пионерия Аллеясы төзелде. Районыбызның аграр көллияте тулай торагы янәшәсендә 90 чыршы утыртылды. Әлеге акциядә 34 кеше...

Пионериянең 90 еллыгын үткәрүгә әзерлек буенча һәм район Балалар Думасы депутатлары күчмә сессиясенең киңәшмәсе кысаларында, "Свияга" сәламәтләндерү лагерында төрле максатчан проектлар төзелде. "Сәләт" балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче район Балалар Думасы депутатлары тарафыннан Пионерия Аллеясы төзелде. Районыбызның аграр көллияте тулай торагы янәшәсендә 90 чыршы утыртылды. Әлеге акциядә 34 кеше катнашты. Акциягә район балалар думасында спикер вазифасын үтәгән, бүгенге көндә Казан Федераль Университетының 2нче курс студенты Илсөя Сираҗева да битараф калмады. Файдалы һәм нәтиҗәле эш, ял, гитара көйләре астында күңелле җырлар, яхшы дуслар һәм "Сәләт" балалар иҗаты үзәге директоры Лилия Сәгъдиева бүләк иткән татлы күчтәнәчләр һәркемнең күңеленә бик хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Свияга Сэлэт Детская Дума