Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Һөнәрле кулда гәүһәр бар

30 июньдә Апас аграр көллияте үзенең 92 студентын олы тормыш юлына, хезмәт иленә озатты. Быелгы уку елын тәмамлап соңгы кыңгырау чыңлады.

Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, хәрби комиссар Илшат Паймурзин һәм студентларның әти-әниләре катнашты.

Көллиятнең директоры Фаил Курамшин 17 бухгалтер белгечлегенә, башлангыч белем бирү программасы буенча белем алган 75 студентка дипломнар, Мактау грамоталары тапшырды. Алар арасында төзүчеләр, тракторчылар, шоферлар, гомумән, авыл хуҗалыгы өчен кирәкле белгечләр чыгарылды. Килгән кунаклар, әти-әниләр, укытучылар барысы да изге теләкләрен юлладылар, киләчәктә үз һөнәрләренең осталары, алдынгы хезмәт ияләре булуларын, ә иң мөһиме кеше булып калуларын теләделәр.

Күп еллардан бирле укытучы булып эшләүче Иршат Гыйләҗевка, көллият хезмәткәре Дания Вахитовага район хакимиятенең Мактау грамоталары тапшырылды. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин Фәһим Шагаевка хәрби частька югары әзерлекле хәрби кадрлар әзерләүдә башкарган хезмәте өчен Россия ДОСААФына 85 ел дигән медаль тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев