Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Юлда йөрсәң бул өлгер!

"Кояшкай" балалар бакчасында урта һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары катнашында юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган ачык дәресләр үтте. Нәниләр тәрбияче апалары ярдәмендә барлык юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен дә ныклап өйрәнгәннәр, әлеге теманы җырлар, шигырьләр, табышмаклар белән ныгытканнар. Урта төркем балалары куйган кечкенә генә тамашаны тәрбиячеләр Гөлнар Ибәтуллина һәм Луиза Җәләлиева әзерләгән....

"Кояшкай" балалар бакчасында урта һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары катнашында юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган ачык дәресләр үтте.

Нәниләр тәрбияче апалары ярдәмендә барлык юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен дә ныклап өйрәнгәннәр, әлеге теманы җырлар, шигырьләр, табышмаклар белән ныгытканнар.

Урта төркем балалары куйган кечкенә генә тамашаны тәрбиячеләр Гөлнар Ибәтуллина һәм Луиза Җәләлиева әзерләгән. Хәтта шигырьләрнең, җырларның сүзләрен дә Гөлнар Ибәтуллина үзе иҗат иткән, кичәгә үзенчәлекле бер төсмер биргән. Балалар һәр сорауга чартлатып җавап бирәләр, биремнәрдә югалып калмыйлар.

Мәктәпкә хәзерлек группасы балалары ике командага бүленеп тапкырлыкта, зирәклектә сыналдылар. Тәрбиячеләре Гөлнур Алимова һәм Талия Гыйниятуллина тырышлыгы белән алар һәр биремне бердәм үтәп чыктылар һәм ярыш азагында дуслык тантана итте.

Кече яшьтә алган белемнәр кешене гомер буе озата бара. Нәниләр юл кагыйдәләрен хәтерләрендә калдырсыннар, хәвеф-хәтәрсез үссеннәр өчен "Кояшкай" балалар бакчасында системалы рәвештә күп эшләр башкарыла. Республикакүләм бәйгеләрдә аларның эш тәҗрибәләре югары бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дети ПДД в детском саду