Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Дистанцион укыту файдалымы?

Инде икенче ел мәктәптә химия, биология фәннәре буенча дистанцион укыту тәҗрибәсе бара. Һәр тәҗрибә - яңалык, ә аның уңай һәм тискәре яклары бар. Беренче елда укучылар яңа ысулга ияләшүдә кыенлык кичерсәләр дә, бу уку елында алга китеш бик күпкә сизелә. 9 сыйныфны тәмамлап, хәзерге көндә электр техникумында белем алучы бер...

Инде икенче ел мәктәптә химия, биология фәннәре буенча дистанцион укыту тәҗрибәсе бара. Һәр тәҗрибә - яңалык, ә аның уңай һәм тискәре яклары бар. Беренче елда укучылар яңа ысулга ияләшүдә кыенлык кичерсәләр дә, бу уку елында алга китеш бик күпкә сизелә. 9 сыйныфны тәмамлап, хәзерге көндә электр техникумында белем алучы бер укучыбыз электрон юл белән укыса да, химия, биология дәресләрендә кыенлык кичерми. Киресенчә, монитор аша сабак бирүче укытучыга рәхмәте зур. Минемчә, мондый төрдәге укыту район үзәгеннән ерак урнашкан мәктәптәге балаларга ныклы белем бирү юлының бер чишелеше дип уйлыйм. Дөрес, балалар 45 минут "Телешкола" программасында хәрәкәтсез утыра һәм күзләренә өстәмә көч килә. Ләкин өйдә телевизор артында да аз утырмыйлар бит. Шуңа күрә дәрестә берничә тапкыр күзләргә күнегүләр ясала. Димәк, теләк булганда бу проблемадан чыгу юлын табып була. Икенчедән, "тере укытучы" һичшиксез уңай күренеш, ләкин бу укыту юлы, мөмкинлекләре, укытучысы булмаган мәктәпне яптырмау (ә мәктәпне бетерү авылны бетерү белән бер), балалар, ерак чакрымнар узып, чит авыл мәктәбенә карга батып яки пычрак ерып йөрмәсеннәр өчен дә кирәк. Һәр укучының үз пороле, логины бар, дәрескә кадәр дә, дәрестә дә, дәрестән соң да, өйдә дә сайтка кереп теманы үзләштерәләр, үзләренә кирәкле мәгълүматны алалар, шунда ук үзләренең билгеләрен күрәләр. Бу рәвешле белем алу балада мөстәкыйльлек, максатчанлык сыйфатларын үстерә. Интернет белән бернинди дә өзеклек юк. Укучылар дәрестә укымыйча иркенәеп утырмый, аларга педагог-оештыручы күзәтчелек итә. Укытучы да ике атнага бер килеп белемнәрне гомумиләштерү дәресләре үткәрә, ә тәҗрибәләр чиреккә бер тапкыр база мәктәбендә үткәрелә. Балаларга шул рәвешле бердәм дәүләт имтиханнарына да әзерләнү мөмкинлеге бар.

Димәк, укучыларның үз теләкләре һәм дә ата-аналарның булышлыгы белән азкомплектлы мәктәптә дә конкурентлыкка сәләтле шәхесләр булып үсәргә мөмкинчелек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школа дистанционное