Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Хәбәрдарлык һәм төгәллек замана таләбе

8 сентябрьдә билгеләп үтелгән финансчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, районыбызның барлык мәктәпләрендә дә "Финанс грамоталылыгы көне" узды. Банк, пенсия фонды, казначылык һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре югары класс укучылары белән очрашып, кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр. Иске Йомралы мәктәбендә узган ачык дәрестә "Татфондбанк"ның Апас бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Җәләлетдинова катнашты. Ул тормыш иткәндә килеп...

8 сентябрьдә билгеләп үтелгән финансчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, районыбызның барлык мәктәпләрендә дә "Финанс грамоталылыгы көне" узды. Банк, пенсия фонды, казначылык һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре югары класс укучылары белән очрашып, кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр.

Иске Йомралы мәктәбендә узган ачык дәрестә "Татфондбанк"ның Апас бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Җәләлетдинова катнашты. Ул тормыш иткәндә килеп чыккан күп кенә проблемаларга тукталды, финанс мәсьәләләренә басым ясады, банк хезмәткәрләренең эше, финансчыларга куелган таләпләр белән таныштырып узды, югары класс укучыларына һөнәр сайлау буенча үзенең киңәшләрен бирде. Шулай ук мәгариф бүлеге методисты Дилбәр Галиәкбәрова һәм Иске Йомралы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Галимҗанова да әңгәмәгә кушылып дәресне җанландырып җибәрделәр.

Пенсия фондының район бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Гаффаров, белгечләр Талия Дәүләтшина, Сөмбел Шәрәфуллина Кызыл Тау мәктәбендә һәм аграр көллияттә укучылар белән очраштылар. Алар пенсия фондына кагылышлы реформалар, соңгы вакытта кулланылучы программалар, яңалыклар турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар бирделәр.

Борнаш урта мәктәбендә дә "Финанс грамоталылыгы көне" файдалы һәм кызыклы үтте. Саклык банкы хезмәткәре Лениза Яруллина укучылар һәм укытучылар коллективы белән җанлы әңгәмәләр үткәрде, финанс дөньясы серләрен аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урок финансовой грамотности новшество в школе