Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Әткәм-әнкәмнең теле

- Районыбыз мәктәпләрендә 44 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли, - дип белдерде район мәгариф бүлеге баш белгече Ирина Хураськина. 22 февральдә Дәвеш мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен махсус семинар-уку үтте. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучылары район методик берләшмәсе җитәкчесе, Апас мәктәбе вәкиле Әлфия Исмәгыйлева алып...

- Районыбыз мәктәпләрендә 44 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли, - дип белдерде район мәгариф бүлеге баш белгече Ирина Хураськина.

22 февральдә Дәвеш мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен махсус семинар-уку үтте. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучылары район методик берләшмәсе җитәкчесе, Апас мәктәбе вәкиле Әлфия Исмәгыйлева алып барды. Төрле стендлар, күргәзмәләрнең зур зәвык белән әзерләнүен һәр кунак югары бәяләде. Дәвеш мәктәбенең хәзерге бинасы 25 ел элек сафка басты. Семинар-киңәшмә эшендә катнашкан район укытучылары, мәктәп коллективы бу күренекле датаны да зурлап билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар