Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Нәниләребез өчен күңел тыныч

Ындырчы авылының "Ромашка" балалар бакчасында 14 бәләкәч тәрбияләнә. Балаларның вакытлары күңелле дә, файдалы да үтә. Дәресләрдән, саф һавада булулардан тыш биредә бәйрәмнәр дә үзенчәлекле оештырыла. Күптән түгел генә балалар бакчасында гаилә бәйрәме узды. Әти-әниләр үзләренең нәниләре белән берлектә биеделәр, җырладылар, уйнадылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Тәрбияче Римма Сираҗева һәр кеше үзенең...

Ындырчы авылының "Ромашка" балалар бакчасында 14 бәләкәч тәрбияләнә. Балаларның вакытлары күңелле дә, файдалы да үтә. Дәресләрдән, саф һавада булулардан тыш биредә бәйрәмнәр дә үзенчәлекле оештырыла. Күптән түгел генә балалар бакчасында гаилә бәйрәме узды. Әти-әниләр үзләренең нәниләре белән берлектә биеделәр, җырладылар, уйнадылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Тәрбияче Римма Сираҗева һәр кеше үзенең сәләтен күрсәтә алырлык гади дә, мавыктыргыч та биремнәр әзерләгән иде. Бакча мөдире И. Сәйранова, тәрбияче ярдәмчесе А. Хисамова бәйрәм чәе оештырдылар. Гаилә белән үткәргән күңелле вакыт балалар күңелендә озак сакланыр әле. Мәктәпнең "Бөркет" отряды да балалар бакчасында еш кына кунакта булалар. Әле күптән түгел генә юл билгеләрен өйрәнүгә багышланган уен үткәрделәр (рәсемдә). Алар нәниләр белән уртак тел таптылар, күп кенә файдалы мәгълүматлар җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дошколята