Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Табар Черкене мәктәбе “+5” алды

Мәктәпләрнең яңа уку елына һәм кышкы чорга әзерлеген тикшерү комиссиясе Табар Черкене мәктәбен иң төзек, иң үрнәк, иң матур мәктәп буларак билгеләде. Коллектив һәр җирне инә күзеннән үткәргән. Обойлар да зәвык белән сайланган, буяу эшләре дә сыйфатлы башкарылган, класслар, заллар, бүлмәләр тиешенчә җиһазланган, белеп кенә бизәлгән. Гомумән, мәктәп укучыларын каршы...

Мәктәпләрнең яңа уку елына һәм кышкы чорга әзерлеген тикшерү комиссиясе Табар Черкене мәктәбен иң төзек, иң үрнәк, иң матур мәктәп буларак билгеләде.

Коллектив һәр җирне инә күзеннән үткәргән. Обойлар да зәвык белән сайланган, буяу эшләре дә сыйфатлы башкарылган, класслар, заллар, бүлмәләр тиешенчә җиһазланган, белеп кенә бизәлгән. Гомумән, мәктәп укучыларын каршы алырга инде күптән әзер. "Төзекләндерү эшләрен укытучылар коллективының тырышлыгы, әти-әниләр булышлыгы белән башкарып чыктык. Чыгарылыш класс укучылары исә һәр елдагыча үз классларын төзекләндереп калдырдылар", - ди мәктәп директоры Ребровская Ирина Александровна.

Май чүлмәге тышыннан билгеле, - диләр. Тыштан ук балкып, аллы-гөлле чәчәкләре белән каршылаган мәктәпнең һәр почмагында җитәкченең булдыклылыгы, оештыру сәләте, җаваплылык тоеп хезмәт итүе, коллективның бердәмлеге чагылыш таба. Черкенлеләргә алга таба да шушы үрнәк мәктәпләрендә, уңышлар белән, тагын күп "5"леләр алып хезмәт итәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт школ подготовка к уче