Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Хөрмәткә лаек шәхес

Ни белән үлчәнә гомер? Калган эзләре белән. Кеше күңеленә орлык итеп Салган сүзләре белән. Әлеге шигъри юллар безнең хөрмәтле хезмәттәшебез, җитәкчебез, 16нчы февральдә 60 яшьлек күркәм юбилеен каршылаучы Зиннәтуллин Илдус Абдулла улының зур ихтирамга лаек хезмәт юлына туры килә. Кызыл Тау авылында Абдулла һәм Сәгъдия Зиннәтуллиннар гаиләсендә дүртенче бала булып...

Ни белән үлчәнә гомер?

Калган эзләре белән.

Кеше күңеленә орлык итеп

Салган сүзләре белән.

Әлеге шигъри юллар безнең хөрмәтле хезмәттәшебез, җитәкчебез, 16нчы февральдә 60 яшьлек күркәм юбилеен каршылаучы Зиннәтуллин Илдус Абдулла улының зур ихтирамга лаек хезмәт юлына туры килә.

Кызыл Тау авылында Абдулла һәм Сәгъдия Зиннәтуллиннар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән егет Әлмәт физик культура техникумын (1981) һәм М. Горкий исемендәге Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын (1989) уңышлы тәмамлый. Һәркем белән ягымлы, ярдәмчел һәм киң күңелле Илдус Абдулла улы 28 ел дәвамында җитәкче урыннарда эшләп үзен ихтирамга лаек шәхес итеп таныта.

Бүген Апас якларында аны белмәгән, аның ярдәмен тоймаган кеше юктыр. Эшендә генә түгел, үрнәк гаиләдә тормыш иптәше Римма Сөләйман кызы белән бер ул, бер кыз үстереп, аларга тиешле белем һәм тәрбия бирәләр, бүгенге көндә инде алар оныкларының да уңышларына сөенеп яшиләр. Туганнарына зур терәк, дусларына якын сердәш буларак та олы хөрмәт казанган кеше ул Илдус Абдулла улы.

Укыту-тәрбия процессын оста оештыручы, уйланучан, яңалыкка, яхшылыкка омтылучан, хезмәткәрләренең, укучыларның, ата-аналарның рухи халәтен, кичерешләрен аңлап, һәрберсенә индивидуаль якын килеп 2007 елдан башлап Апас урта мәктәбендә уңышлы гына җитәкчелек итә. Моның ачык мисалы булып дәресләрдән елмаеп чыккан педагоглар, нурлы йөзле, елмаеп исәнләшүче укучылар, мәктәптә урнашкан әхлакый-рухи психологик климат тора.

Тиешле урында таләпчән, кирәк урында шаян, кешелекле ул Илдус Абдулла улы. Үзе эшләгән дәвердә мәктәпнең материаль-техник базасын яхшыртуга, яңартуга, предметлар буенча лабораторияләр, укыту остаханәләре, интерактив һәм мультимедиа җайланмалары булдыруга зур өлеш кертте.

Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, аларны хезмәт процессына катнаштыруның мөһимлеген аңлап, мәктәпнең тәҗрибә участогында һәрбер эшнең үзәгендә тора ул.

Җитәкченең үзләренә аңлы карашын тоеп коллективның һәрбер укытучысы "Апас мәктәбе" сүзенә тап төшермәс өчен чын күңелен биреп, җанланып, яңадан-яңа үрләр яулап, алдынгылыкка омтылып яши. Иң яхшы укытучылар, югары бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, иң күп фәнни-гамәли конференция, күптөрле конкурслар җиңүчеләре бер дә юкка гына Апас урта мәктәбендә түгелдер диясе килә.

Хөрмәтле Илдус Абдулла улы! Коллективтагы укытучылар, хезмәткәрләр, укучылар исеменнән Сезне кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмегез, олы юбилеегыз белән ихлас котлыйбыз. Авыр, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сабырлык телибез. Һәрвакыт кояш кебек балкып, тирә-ягыгызга нур өстәп, игелек таратып, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән, гаилә җылысы, балалар, оныклар шатлыгы тоеп озын-озак гомер кичерергә язсын сезгә.

Рамилә Вәлиева, Гөлфия Габидуллина, Гүзәлия Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау 60 яшь