Укытучы заманнан артта калмаска тиеш
Бүгенгә районыбыз укытучыларына Татарстанкүләм "Укытучыга - компьютер" программасы буенча 388 данә ноутбук бирелгән. Районыбызның 22 мәктәбендә сыйфатлы һәм ышанычлы Интернет челтәренә керү мөмкинлеге бирүче Wi-Fi элемтә нокталары куелган. Мәктәпләрнең үзләрендә Татарстанкүләм "Мәктәпкә - компьютер" максатчан программасы буенча иң заманча 188 компьютер урнаштырылды. Гомумән алганда, бүген район мәктәпләрендәге нетбук, ноутбуклар һәм...
Бүгенгә районыбыз укытучыларына Татарстанкүләм "Укытучыга - компьютер" программасы буенча 388 данә ноутбук бирелгән. Районыбызның 22 мәктәбендә сыйфатлы һәм ышанычлы Интернет челтәренә керү мөмкинлеге бирүче Wi-Fi элемтә нокталары куелган. Мәктәпләрнең үзләрендә Татарстанкүләм "Мәктәпкә - компьютер" максатчан программасы буенча иң заманча 188 компьютер урнаштырылды. Гомумән алганда, бүген район мәктәпләрендәге нетбук, ноутбуклар һәм төрле класслы компьютерлар саны 500 гә җитте.
Каратунга - белем өстәргә
Узган елда Каратун мәктәбе базасында район мәктәпләре һәм тирә - күрше районнар укытучылары өчен "Интел - киләчәк укуы" исемле махсус курслар оештырылды. Аларда укып, 500 гә якын укытучы компьютерда эшләү күнекмәләре алды һәм осталыгын арттырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев