Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Рәхмәт сезгә барысы өчен дә...

Беренче сыйныфка килгән көннән үк безне каршы алып, һәрберебез белән уртак тел таба белгән һәм безгә төпле белем биргән яраткан, беренче укытучым Гайнетдинова Зөлфия Халик кызы турында язып үтәсем килә. Ул - Каратун урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы.

Менә инде ике дистә елдан артык гомерен үз укучыларына багышлый ул. Замана күзлегеннән чыгып караганда укытучы һөнәре җиңел түгел, ләкин Зөлфия Халик кызы кебек үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә укучыларың янына килсәң, булган авырлыклар сизелми, хезмәтеңнән бары канәгатьләнү тойгысы һәм шатлык хисләре генә аласың.

Әлеге киң күңелле, түземле укытучы һәрберебез өчен үрнәк. 11нче сыйныфка җитсәк тә, ул безнең уңышларыбызга сөенеп, горурланып яши. Һәрвакыт елмаеп хәлләребезне сораша, алга таба кирәкле киңәш-теләкләрен бирә.

Алдагы көннәрдә дә яраткан укытучыма зур уңышлар теләп калам. Йөзегездәге елмаю беркайчан сүрелмәсен, гел шундый мөлаем, укучыларның яраткан укытучысы булып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школа, заслуженный учитель