Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Безнең сыйныф дус һәм бердәм

Мин Дәүләки мәктәбенең VII сыйныфында белем алам. Безнең мәктәбебез якты, җылы, матур, ныклы белем алыр өчен кирәк булган барлык уңайлыклар да бар. Без көн саен укырга бик теләп йөрибез. Мәктәп кенә түгел гүзәл, сөйкемле, сиңа һәрвакытта да авыр чакта ярдәм кулы сузарга әзер торучы, елмаеп каршы алучы һәм ягымлы карашлары...

Мин Дәүләки мәктәбенең VII сыйныфында белем алам. Безнең мәктәбебез якты, җылы, матур, ныклы белем алыр өчен кирәк булган барлык уңайлыклар да бар. Без көн саен укырга бик теләп йөрибез. Мәктәп кенә түгел гүзәл, сөйкемле, сиңа һәрвакытта да авыр чакта ярдәм кулы сузарга әзер торучы, елмаеп каршы алучы һәм ягымлы карашлары белән озатып калучы укытучыларыбыз да җәлеп итә безне.

Мин уземнең сыйныфташларымны да бик нык яратам. Алар шаян, дәртле һәм һәрвакыт ачык йөзлеләр. Сыйныфта кызларның да, малайларның да саны бертигез. Без һәрвакытта да бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз, хәлләребезне сорашабыз, яңалыкларыбыз, шатлыкларыбыз белән уртаклашабыз. Бергә сөенәбез, көләбез һәм шаярабыз.

Без мәктәптә узган барлык бәйрәмнәрдә, төрле мәктәпкүләм оештырылган уеннарда, конкурсларда актив катнашырга, һәрберебез дә төрле яктан үз сәләтләребезне ачарга, хезмәттә дә һәрвакыт алда булырга тырышабыз. Төрле түгәрәкләргә дә бик теләп йөрибез. Бигрәк тә чаңгыда шууны үз итәбез.

Дәресләрдән соң сыйныф җитәкчебез, Резеда апа, безне озаткач та без өйгә кайтырга чыгабыз. Кыш көннәрендә без шаярышып, кар атышлары уйнап кайтабыз. Хәтта безнең бер-беребездән аерыласы да килми. Каникул көннәрендә мин сыйныфташларымны сагынам. Хәер, һәрберебез шулай бер-беребезне юксына. Белем һәм тәрбия бирүче мәктәп һәркем өчен якын һәм кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школа, заслуженный учитель наш класс