Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

...Сизелмәде унбер ел үткәне

Быел районда 147 укучы кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Алар арасында 13 медалист бар. Күркәм традиция буенча 28 июнь көнне барлык мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучылары район үзәгенә чакырылды һәм аларга тантаналы шартларда аттестат тапшырылды.

Башка еллардан аермалы буларак чыгарылыш класслар иң элек Ана һәйкәленә һәм Батырлар мемориаль комплексына чәчәкләр куйдылар. Район мәдәният йорты каршында аларны "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәламләп каршы алдылар. Шатлыклы да, ямансу да мизгелләр белән тулы кичә һәркем өчен истәлекле иде. Һәр мәктәпнең чыгарылыш класс укучыларын сәхнәгә директорлары һәм класс җитәкчеләре озата менде, изге теләкләре белән һәркайсының кулын кысып аттестатларын - олы тормышка юлламаларын тапшырдылар. Укытучылар, ата-аналар, укучылар исеменнән чыгыш ясаучыларның һәркайсы олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина укучыларны ихластан тәбрикләп, олы тормышта да сынатмыйча, илгә-көнгә лаеклы кешеләр булып калуларын теләделәр.

Бәйрәм дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев